16+

"Талкыш кәләвә ясарга теләүчеләргә мин түземлек телим..."

“Студент вакыттагы күптәнге хыялым – кеше ясый белмәгән, үзенчәлекле нәрсә җитештерү иде. Бу юлны, гаиләбездә булган авыр хәлләрдән соң, Аллаһ Тәгалә күрсәтте дип уйлыйм. Үзем дә сизми калдым, тырышып-тырмашып талкыш кәләвә ясау белән кызыксына башладым” – дип сөйләп китте Арча районы Починок-Поник авылында туып үскән Зөһрә Таһир кызы Сәләхова. 

“Студент вакыттагы күптәнге хыялым – кеше ясый белмәгән, үзенчәлекле нәрсә җитештерү иде. Бу юлны, гаиләбездә булган авыр хәлләрдән соң, Аллаһ Тәгалә күрсәтте дип уйлыйм. Үзем дә сизми калдым, тырышып-тырмашып талкыш кәләвә ясау белән кызыксына башладым” – дип сөйләп китте Арча районы Починок-Поник авылында туып үскән Зөһрә Таһир кызы Сәләхова. 

Язмабыз герое 1993 елның 14 августында механизатор Таһир һәм кибетче Рәдинә гаиләсендә, 5 баланың өченчесе булып дөньяга килә. Бүгенге көндә Арча районы Мөндеш авылында тормыш иптәше Рамил белән кечкенә улларын тәрбиялиләр. Зөһрә Сәләхова Мөндеш авылы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Алай гына да түгел, Зөһрә ханымның файдалы кызыксынуы да бар – ул татар милли ризыгы булган талкыш кәләвәләр ясап күпләрне шаккаттырды. Он, атланмай, бал, шикәрдән торган ризыкны пешерүне гади генә булмавын беләсез. Укучыларны да яңа ризык, яңа һөнәр белән таныштыру, яраткан ризыгым турында күбрәк белешәсем килде.

- Зөһрә ханым, эш белән ничек кызыксынып киттегез?
- 26 яшемдә бу ризыкны пешереп карадым. Ул вакытта ирем чирләп киткән иде, үзем бала ялында. Ничектер ирем белән сүз куештык, ясап карадым – барып чыкмады. Казанда остаханәдә булып кайтканнан соң, җиң сызганып, талкыш кәләвә пешерергә тотындым. 

- Бу ризыкны ясау бик авыр дип беләм, кыенлыклар сезне куркытмадымы?
- Әйе, талкыш ясау – җаваплы һәм күп көч таләп итә торган эш, чөнки бер генә секундка ялгышсаң да, ул инде килеп чыкмый... Аны ясау өчен башта әлбә белән карамельне җиренә җиткереп пешерергә, аннан соң дөрес итеп, катырмыйча тартырга кирәк. Бу бик уникаль һәм мавыктыргыч процесс! Авырлыклардан шүрли торган кеше түгелмен. Кыенлыктан куркып торсаң, бөтенләй бу эшкә тотынмавың хәерлерәктер. Талкыш пешерергә тотынучының холкы көчле, бирешмәүчән булырга тиеш. Үз хаталарын танып, аларны төзәтергә әзер булган кеше генә бу эшне булдыра ала. Үзем исә бу катлаулы ризыкны ясаганда башка нәрсәгә игътибарымны юнәлтмәс өчен хәтта сөйләшмим дә! Бәйрәмнәренә күп заказ бирәләр. Андый чакларда 18 сәгать буе бер туктамый ясарга туры килә.

- Пешерүдә иң авыр процесс?
- Талкыш кәләвә ясау үзе үк бик авыр процесс. Әгәр дә әлбә яисә карамель дөрес пешерелми икән, җепселләр барып чыкмый, ә инде дөрес итеп карамельны тартмасаң, әлбә тиешле температурада булмаса, ул катып кала. Баштарак иң авыры – температураны дөрес итеп туры китерү иде, соңыннан анысына да өйрәнеп беттем. Тарту процессына да куллар ияләнә. Тик бүгенге көндә дә килеп чыкмаган вакытлар була. Әллә заказ бирүче кешесеннән тора, әллә инде үзем дөрес эшләмим...

- Хезмәтегез чыгымнарны аклыймы?
- Кәләвә ясау табыш кына китереп калмый, ә күңел тынычлыгы һәм яңа кешеләр белән танышу мөмкинлеге дә бирә. Клиентларым кабат заказ бирәләр, димәк, минем тырышлыгым бушка китми! 

- Остаханәләр оештырасызмы, бәйге-фестивальләрдә катнашасызмы?
- Мин һәрвакыт мастер-классларга әзер. Кызганыч, бүгенге көндә өйрәнергә теләүчеләрне үземдә кабул итә алмыйм, ә инде аларга барып өйрәтергә мин әзер! Август аенда Самарада үткәрелгән (быел онлайн форматта булды) “Иволга” форумында грант оттым. Төрле районнарга авыл хуҗалыгы ярминкәләренә йөрим. Күп җирдә “Сезне генә эзләп килдек” диючеләр бар, андый вакытта тагын да канатланам.

- Талкыш кәләвә пешерә башлаучыларга нинди киңәшләрегез бар?
- Талкыш кәләвә ясарга теләүчеләргә мин түземлек телим. Сабыр булмасагыз, бу эшкә тотынып та тормагыз! Әти-әнием мине эш сөяргә, өйрәтте. Кайнанам мине үз кызыдай яратып, киңәшләрен биреп тора, ул булмаса, мин бер эшкә дә өлгерә алмас идем. Иремә минем эшләгәнемне хуплап, холкыма түзеп торганы өчен рәхмәт!

Алсу Касыймова

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading