16+

Тамагың тук, өстең бөтен булганда, шәл бәйләүнең нәрсәсе бар инде аның?!

Әй ул без бәйләгән шәлләр... Әй ул коелган кыллар... Ашка да төшеп пеште, чәйгә дә төшеп йөзде. Ә без кылын алып аттык та ашын да ашадык, чәен дә эчтек.

Әй ул без бәйләгән шәлләр... Әй ул коелган кыллар... Ашка да төшеп пеште, чәйгә дә төшеп йөзде. Ә без кылын алып аттык та ашын да ашадык, чәен дә эчтек.

10-11 яшьтән шәл бәйләп дөнья көттек. Без шәл бәйләүне авыр эшкә дә күрмәдек. Нәнә җегерләгән җепне бәйләдек тә бәйләдек. Кәҗә мамыгы җиңел бит ул, кулга да бик тими. Без ул заманда дөньяны да авыр дип кабул итмәдек бит, чөнки янәшәбездә сугыш афәтен күргән, бер сынык ипигә тилмергән, чирмеш басуыннан черек бәрәңге җыйган, кечкенә чана белән урманнан утын ташыган, сугышта ирләрен-улларын югалткан әниләр-әбиләр яши иде. Без аларның: «Аллага шөкер, күкрәккә терәп ипи кисәбез, сөтле чәй эчәбез, Раббым, сугыш афәтләре генә бирә күрмә», – дигәннәрен ишетеп үскән буын.

Тамагың тук, өстең бөтен булганда, шәл бәйләүнең нәрсәсе бар инде аның. Бәйләгән шәлләрең сатылып та куйса, шул сөенечтән нәнә чәй эчкәндә өстәлгә бер уч «Фруктово-ягодный» карамель дә куйса, кем әйтмешли, җаның кунак.
Ә шәлне кич утырып бәйләдек инде аны. Мәдинә апа, Шәрәфел апа, Галия апа, Гыйззенур апа әле берсендә, әле икенчесендә җыелып кич утыралар. Безнең нәнә дә иртә-кич каба төбендә. Без күбрәк Миңнегөлләрдә инде. Әнисе Саимә апа үзе шикелле хатыннар белән шулай ук кич утыруда. Өч кызга җеп җегерләп җитешергә кирәк. Гарифулла абый клуб котельныенда – кочегар. Кичләрен ул шунда. Шуңа да күбрәк кич утырырга Миңнегөлләргә җыелдык, ахры.

Шул кечкенәрәк кенә өйдә ун бала үсә, 100 яшьлек Мәймүнә карчык та бар. Бер тавыш, бер тын юк. Һәркемнең эше бүленгән. Минебәдәрнең, Миңнегөлнең, Нурҗиһанның дуслары җыелып кич утырабыз. Шул арада свиданиега да чыгып керәбез бит әле! Ат чанасының артына тага торган кечкенә чана белән, шау-гөр килеп, чана да шуып керәбез. Вайла тавы рәттән генә бит. Яшьлек өлгер бит ул! Бөтенесенә дә җитешә.
Кайбер көнне нәнә генә: «Гүпчим дә бәйләмәгәнсең бугай», – дип сүзләп ала. Госнадзор! Анысы да кирәк.

Шәлнең эше күп инде аның. Мидхат Зуфарович әйткәнчә, син куеныңа баш хәтле йомгак кыстырып кич утырырга киткәнче, ул 300 грамм мамык ничә кулдан үтә бит әле! Кемдер мамык яза, кемдер каба белән тетә, оегын сүтә, нәнәләр җегерли. Җегерләве иң җаваплы эш инде. Мамыкның төрлесе бар бит, озыны, кыскасы дигәндәй. Шәлнең матур-тигез чыгуы да күбрәк җептән тора.
Дөнья йөген үзебез тарта башлагач, мамык җегерләргә дә өйрәндек.
Аргы якта да шул ук шәлне бәйләдек инде. Анда инде Рәшитләрдә кич утырабыз, бөтенебез яшьләр. Валя белән Рәхимулла керә. Рәхимулла булган җирдә уен-көлке, шаян сүз. Ябылган күңелләрең ачылып китә. Рәшит, мәрхүм, оегын да сүтте, мамыгын да тетте. Радигын да өйрәтте. Берзаман шәл уртасы бәйли торган, мамык эрли торган машиналар барлыкка килде. Шәл уртасын да үзе бәйләде машина белән. Булдыклы, тырыш иде шул. Гомере генә кыска булды.

Хәтимәттә янына кич утырырга керсәм, аның сабырлыгына, иплелегенә, матур итеп үткәннәрен сөйләвенә, бары сигез ел яшәп калган, сугыштан кайтмаган Закирҗанын сагынуына, күргән авырлыкларын да әзрәк юмор белән сөйләвенә сокланып чыга идем. Тәмләп чәй эчеп.
Бибиямал апа белән Солтан абыйлардан кеше өзелеп тә тормады. Без дә гел бардык, үзләре дә килделәр. Бибиямал апа шәл остасы иде инде. Бәйләгән шәлләрен энҗе кебек тезә иде. Рәхәтләнеп кич утырып, эч серләреңне сөйләшеп, тәмләп чәйләр эчеп кайта идек.

Рәйсә Галимуллина, Кукмара районы, Мәмәшир авылы

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading