16+

Тамак авыртканда, туңдырма булыша?!

Әни кеше өчен баласының сау-сәламәт булуы – иң зур сөенеч ул. Ләкин көз-кыш айларында балалар авырмый тормый. Кискен тын юллары вирус инфекциясе белән чирләүчеләр аеруча арта.

Тамак авыртканда, туңдырма булыша?!

Әни кеше өчен баласының сау-сәламәт булуы – иң зур сөенеч ул. Ләкин көз-кыш айларында балалар авырмый тормый. Кискен тын юллары вирус инфекциясе белән чирләүчеләр аеруча арта.

Температура, тамак авырту, томау төшү, хәлсезлек – ОРВИ билгеләре. Авыруны ничек дәваларга, рекламадагы тиз арада савыктыра торган даруларга ышаныргамы? Бу хакта балалар табибы, медицина фәннәре кандидаты Люция Гыйниятова белән сөйләштек. 

Табиб фикеренчә, иң яхшы дару ул – дөрес оештырылган режим. Өйдә салкынча һава (18-20 градус тирәсе), дымлылык тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш. Су, җиләк-җимештән кайнатылган компот, лимонлы чәй, гомумән, сыеклыкны җитәрлек куллану мөһим. Бала теләмәсә дә, аз-азлап эчертергә кирәк. Шулай ук борынны тозлы су белән юдыртып тору, томау каты төшкән булса, биш көнгә кадәр киптерә торган дару тамчылары куллану да файдалы. Тамак төбен тозлы, үләнле су белән чайкау шулай ук хәлне җиңеләйтә. «Ангина вакытында салкын туңдырма ашау да авыртуны баса. Дөрес, электән салкын килеш ашатмагансыз икән, бирмәсәгез яхшырак», – ди Люция Гыйниятова. Авырганда, тән температурасын төшерергә, баланың хәленә карап, баш, колак авыртканны баса торган дару бирергә кирәк. 
Ни хикмәт, ОРВИ вакытында тамакка сиптерә, вируска каршы, йөткерүдән, какырыкны чыгара торган даруларның файдасы әллә ни юк икән. 
– Әгәр дә югарыда әйтелгән шартлар үтәлсә, биш-җиде көннән баланың хәле даруларсыз да күпкә җиңеләя. Интектергеч, коры ютәл булганда гына билгеле бер даруларны күпмедер вакыт бирергә була. Җиңелчә йөткерү берникадәр вакыт дәвам итсә, тамак кызыл торса, бу – табигый күренеш. Шуңа да бик күп сыеклык эчәргә кирәк. Вируска каршы эчкән дару, төрле шәмнәр савыктыра дип ышандырып әйтеп булмый. Ә йөткергәндә какырыкны чыгару өчен каралган даруларны алты яшькә кадәрге балаларга гомумән киңәш итмим. Шулай ук парлы ингаляция ясау да, күкрәк турысына җылыта торган майлар сөртү, компресслар ясау да кирәк түгел. Тоз бүлмәләренең файдасы барлыгы да дәлилләнмәгән. Дөньякүләм исбатланган: алга киткән илләрдә әлеге төр дарулар, ысуллар кулланылмый. 
– Табиблар антибиотик кулланырга күрсәтмә бирсәләр...
– Әгәр дә бала тын юллары йогышлы авыруын йоктырып чирли икән, антибиотикның кирәге юк. Балада бактерияле инфекция барлыгын табиб ныклап тикшерергә тиеш. Аны кан анализы күрсәтә. Тән температурасын бер төшергәч, тиз генә күтәрелмәсә, берничә көн бертөрлерәк торса, баланың хәле савыгуга таба бара дигән сүз. 
– Ә аяк-куллар салкын булса, бала калтыранса, спазманы бетерә торган, аллергиягә каршы дарулар бирү кирәкме?
– Балада андый халәт тән температурасы югары булганда күзәтелә. Күп әти-әни даруның күләмен баланың авырлыгына, яшенә туры китереп бирми. Температура югары булып, баланың аяклары суынганда, аларны җылытырга кирәк. Бу очракта аллергиягә каршы дару бирүнең мәгънәсе юк. 
– Инфекциядән саклану өчен нишләргә? 
– Иң мөһиме – шәхси чисталык таләпләрен үтәү, чыныгу, саф һавада булу, бүлмәләрне җилләтеп, дымлылыкны тиешле дәрәҗәдә тоту, профилактика өчен Д витаминын эчү, дөрес туклану мөһим. Әлбәттә, вакытында ясалган вакцина үзен күптән аклады. 
– Баланы ясле-бакчага соңрак бирсәң, шулкадәр яхшырак, сирәгрәк авырый, диюләре дөресме?
– Психологлар әйтүенчә, сабый 3,5 яшьтә бакчага барырга әзер. Ничә яшьтә булуына карамастан, бала яңа мохиткә ияләшә. Бакчада булмаса, мәктәптә вирусларга каршы торырга өйрәнергә туры килә. Бәлки киресенчә, кечкенә сабыйларда әнисе имезгән вакытта күчкән авырулардан саклый торган антитәнчекләр бетеп җитмәгән буладыр. 
Бәлки баланың кечкенә вакытта авыруын нормаль күренеш дип кабул итәргә, төчкергән саен, аңа дарулар каптырмаска кирәктер. Сабый организмы болай да ныгымаган, шуңа күрә ничек тә аңа авырлык китермичә, артык дарулар белән агуламыйча, акыл белән эш итсәк иде. 

Лилия Гатауллина, Казан. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading