16+

Таммасын. Агып торсын!

Пандемия чоры әнә бу юнәлешкә халык артистларын, атказанганнарны – барысын да тартып кертте. Йолдызларга рәхәт, халык аларны белә, ышана һәм... иярә. Шул ук артистларны тәнкыйтьләп язган-күрсәткән каләм әһелләре дә бу бизнеска кереп киткәнен сизми дә калды.

Таммасын. Агып торсын!

Пандемия чоры әнә бу юнәлешкә халык артистларын, атказанганнарны – барысын да тартып кертте. Йолдызларга рәхәт, халык аларны белә, ышана һәм... иярә. Шул ук артистларны тәнкыйтьләп язган-күрсәткән каләм әһелләре дә бу бизнеска кереп киткәнен сизми дә калды.

“Акмаса да, тама...” Россия халкында гына түгел, дөнья масштабында да әлеге гыйбарә бик популяр. Күпчелеге челтәрле бизнес белән бәйле. Кемдер ота, оттыручылар да бар. Ләкин – акмаса да, тама...

Узган гасырның 80нче елларыннан Көнбатышта челтәрле бизнес чын мәгънәсендә үсеш кичерә башлый. Маркетинг эшчәнлеген шул юнәлешкә бору – алдынгы һәм бик үк алдынгы булмаган компанияләргә үз продукцияләрен сатуны арттыра. Челтәрләрдәгеләрнең ассортименты бик бай була: иминлек полислары, көнкүреш химия товарлары, пластик карталар, бизәнү әйберләре, савыт-саба, компьютерлар, мини-тракторлар, хәтта автомобильләр... Елдан-ел челтәрле бизнестагы кешеләрнең саны арта бара. 2018 ел статистикасына ышансаң, дөньяда бу төр эшчәнлеккә 118,4 млн кеше тартылган. Бу – тулы бер Япония халкы дигән сүз. Яртысыннан артыгы әлеге бизнесны – төп эшчәнлеге дип тә күрсәткән. 

Россия халкы да соңгы елларда бу төр бизнеска бик теләп тартыла башлады. Татарстанлылар да. Кайсы гына социаль челтәрне ачып карама – барысында да ниндидер товар тәкъдим итәләр, үзләренә чакыралар, машиналар, дөнья буйлап сәяхәтләр белән кызыктыралар. Пандемия чоры әнә бу юнәлешкә халык артистларын, атказанганнарны – барысын да тартып кертте. Йолдызларга рәхәт, халык аларны белә, ышана һәм... иярә. Шул ук артистларны тәнкыйтьләп язган-күрсәткән каләм әһелләре дә бу бизнеска кереп киткәнен сизми дә калды. Кызыктыргыч шул...

Начармы бу, яхшымы? Миңа калса, төп эшчәнлеге итеп шул бизнесны сайласа, начар түгел. Өстәмә керем чыганагы, өстәмә эш дип акланганда, бик үк аңлап бетермим. Ни төп эшен җиренә җиткереп башкара алмый, ни тегесендә артык зур уңышларга ирешми. Аннан кала инде икенче аклану: акмаса да, тама.
Тамып торуның да артыгы зыяны юк анысы. Бүгенге вазгыятьтә...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading