Республиканың күпчелек халкы үзизоляция режимында яшәүгә күчте. Урамга чыгарга да, күршегә дә керергә куркыныч. Иң яманы – үз фатирыңа кайтып җитү дә бер проблемага әйләнде.
Гомер юкны, авыл белән шәһәр арасына да зур киртә куйды әле бу вирус дигәннәре.
Казанга кердекме?
Баланы язгы каникулдан алырга кайткан җирдән берничә көн авылда яшәп алырга туры килде. Катгый режим кертелгәннән соң, көн саен яңа карарлар кабул ителә башлады. Киләбез дигән көнне, бер атналык чикләүләр игълан иттеләр, аннан юлларны яптылар. Авыл белән шәһәр арасында көнгә әллә ничә урап йөри торган кешеләргә шәһәргә кайту мең газапка әйләнде дә куйды. Мондый шартларда үзеңнең генә түгел, утырып килә торган машина йөртүченең дә шәһәргә керү өчен кире каккысыз дәлиле булырга тиешлеге ачыкланды. Иң беренче эш итеп шундый кешеләрне барлый барладык. Авыл белән шәһәр арасында йөрүче медиклар, сакчылар, полиция хезмәткәрләре, МЧСта эшләүчеләрне барлап чыгарга туры килде. Болар белән шәһәргә керергә була. Шулар арасыннан иң кулай кандидатка тукталдык. Ә баланы алып килү өчен 2590 номерына язсам да, башта акча сорадылар, аннан җавап бирмәделәр. Нәтиҗәдә, рөхсәт кәгазен тиз генә алып булмады. Шулай да эштән бирелгән белешмә кәгазен хәстәрләп куйдым. Ни булмас, тикшерә калсалар?
Машинада маскалар, кулга перчаткалар киеп Казанга барырга чыгып киттек. 23 ел эчендә беренче тапкыр шулай куркып чыгып китү иде бу шәһәргә! Кертмәсәләр, бөтен төенчекләрең, балаң белән Казан башында утырып калсаң, нишләрсең?! Шәһәргә җитәрәк, безне дә туктаттылар. Паспорт-белешмәләр әзерләп куелган, биттә маска, кулда перчатка һәм хәзер бөтен белгән догаларны укып утырырга туры киләчәк. Һәрбер рәттә икешәр полиция, Росгвардия хезмәткәрләре. Алар да маскалардан, киенгәннәр. Алты машинаны берьюлы тикшерәләр.
Алдарак берничә машинаны кире борып кайтарып җибәрделәр. Безнең машина йөртүченең язуын карадылар да үткәрделәр. Пассажирларны тикшереп тормадылар. Беркадәр җиңел сулап куйдык. Казанны кердек, фатирга да кайтып җитү насыйп булса, дип уйлыйсың инде моннан соң. Полиция постыннан узганда йоклап калган улым, күзем ачуга: “Казанга кердекмени?! Ә анда танклар бар идеме?” – дип сорап куйды. Танклар юк иде югын, әмма шәһәргә керүчеләр дә чыгучылар да бик күп. Постта чират көтеп 15 минутлап утырдык.
Китсәгез – кайтмыйсыз
Авыл исә шулай ук сагаеп калды. Монда күбрәк өлкән яшьтәгеләр яши. Яшь балалы гаиләләр дә бар. Авыл җирендә халык барыбер аралашып көн күрә. Әнә ике күрше маскаларын ияккә төшереп кенә сөйләшеп тордылар да, масканы киеп, икесе ике якка китеп тә бардылар. Югыйсә, авыз-борынны каплау ике кеше янәшәдә булганда мөһимрәк тә бит. Ә урамнан кергән өй эчендәгеләргә кулыгызны сабынлап юыгыз дисәләр, үпкәләп тә куялар әле.
Шул ук вакытта авылда артык ишекләр бикләнде. Берсенә йозак эленде, икенчесенә терәү терәтелде. Моны юк-бар кеше кереп йөрмәсен өчен эшләделәр. Аннан авылда урамда балаларны йөртмәскә, маскалар кияргә, режимны сакларга кирәклеге катгый куелды. Халык штрафлар салынганын ишеткәч кенә, тынып калды. Авылда әле үзизоляция вакытында үзең генә дә ишек алдына, бакчага чыгып, тау башларына менәргә була. Тырмаларга, чистартырга кирәк – монда эшнең бетәсе юк.
Әле бит салада кичектергесез башкарыла торган эшләр дә җитәрлек. Кырда, бәрәңге подвалында, амбарда эшләүчеләр эшләрен туктата алмый. Аларга масканы хәстәрләп өлгерт кенә. Бу уңайдан авылда да тегү машинасы булганнар башкалар өчен дә маскалар тегә башлаган. Өлкәннәргә дә азык-төлекне китерүдә маскалы күршеләр булыша. Бигрәк тә фельдшерларның эше арткан. “Көн саен эшлибез. Укол ясый торган авыруларым бар, ялларда да барам. Әби-бабайларга дарулар гына китермибез, без аларны өйдә дәвалыйбыз. Өстәвенә ипи һәм башка шуның ише көндәлек кирәк-яракны да ташыйбыз. Кайчак чәй кайнатып, чәй дә эчерергә туры килә. Мин килгәндә бер чокыр чәй дә эчмәгән булалар”, – ди Биектау районы авылларында эшләүче бер фельдшер.
Үзизоляция режимын саклаучыларның күбесе авылларга кайткан иде. Балаларның да кире шәһәрләргә үз фатирларына кайтасы бар. Туган нигездә, әби-бабай янында тәмле ризыклар ашап кына да ятып булмый, ил башлыгы бу тынлык вакытын ай азагына кадәр озайтты. Киләсе атнадан мәктәп укучыларның, студентларның онлайн укулары да башлана. Ике һәм аннан да күбрәк бала үстерүчеләр әти-әниләр компьютер, гаджетлар юклыктан зарлана. Дөрес, күпчелекнең өендә берәр компьютер бар, әмма һәр сыйныфның дәресләре бер үк вакытта барганда һәрбер бала өчен интернет көйләп бетерү мөмкин эш түгел.
Чынлыкта бу эшкә интернет ялгаучылар да әзер булып чыкмады. Авылга күршеләр интернет кертергә чакырткан булган, ялгау өчен нокта җитми дип китеп барганнар. Димәк, бу өлкәдә дә проблемалар җитәрлек. Дөресрәге, без әле мондый ук тормышка әзер түгел. Тизрәк элеккечә яши башлыйк!
Авылдан киткәндә, кайтып-китеп йөрмәгез, дип тә кисәтергә онытмадылар. Монысы да мөһим, вирус таратып, кемнеңдер гомерен куркыныч астына куярга мөмкин. Сау бул, авылым, кайчан тыныч күңел белән сиңа кайту насыйп булыр? Монысын бер Ходай белә?!
Комментарийлар
0
0
Полный кыйсса, тормыш үзе биреп тор
0
0