Тормышка яңа аяк басып, әдәбият белән хыялланып йөргән чаклар. Өндә дә китап, төштә дә китап.
– Бер күрергә иде шул тере язучыларны! – дип әйтеп ташладым беркөн әниләренә кунакка кайткан Хәмит агайга.
Ул күптән инде шәһәрдә яши, шул онытканда бер, анысы да каз өмәләре башлангач, авылга кайтып урый. Бу соравым аның әнә шундый кайткан вакытында булды.
– Нәрсә, язучы халкын әйтәсеңме? – дип дәртләнеп күтәреп алды ул минем сорауны. – Аны, туган, белү өчен әллә кайларга барасы юк, үземнән генә сора!
Минем күз маңгайга менеп китә язды.
– Булмас! Әллә күреп беләсезме?
– Күреп кенә дисеңме! Сөйләшеп, баш кагышып йөрибез.
Бу минутта Хәмит агай дөньяда иң зур кеше булып күренде миңа. Минем кызыксынуымны күргәч, аеруча сүзчәнләнеп китте:
– Ай, араларында көчлеләре бар язучыларның. Менә көчле, ичмасам! – Ул республикада танылган бер язучының исемен телгә алды.
– Көчле яза шул ул, – дип, мин дә аның сүзен хупламакчы булдым. – Осталык дигән нәрсә бар шул үзендә.
Хәмит агай, син ни беләсең, дигән кебек миңа сәерсенеп карап алды да соңгы сүземне куәтләп куйды:
– Нәрсә нәрсә, осталык дигәнең җитәрлек инде аңарда. Күн бияләй кигән... Ләүкәдә чыдарлык әмәл юк, ә ул...
– Нинди күн бияләй? Нинди ләүкә?
– Бәй, нинди дип ни, мунча ләүкәсен әйтәм инде. Шулай күн бияләй кигән, мунча себеркесенең чыбыклары гына калган, ә ул шундый оста чабына, җитмәсә, пар җибәреп ала. Бернәрсә күренми, ә ул һаман шап та шоп, шап та шоп. Ну көчле, көчле... – Әллә миннән көләме бу дип, Хәмит агайга карыйм, ә аның шаярырга уенда да юк, әлеге сүзен җитди генә дәвам итте: – Ул ягы белән ничава да ул, тик менә артта кала...
– Тормыштан артта кала, дисезме? Ә мин бер дә алай димәс идем. Соңгы әсәре...
Хәмит агай янә, мине кимсеткәндәй, карап алды:
– Мин сиңа тормыштан артта кала дидеммени? Әйтеп беткәнне көт. Шулай урамнан сөйләшеп барабыз. Минем турыда яз, мин әйтәм. Юк, тыңламый. Әле бер танышы, әле икенче танышы очрый да артта тора да кала. Ә мин аны көт. – Аннан әлеге язучының хәленә кереп, йомгаклап куйды: – Таныш-белешләре күп шул, гаепләп тә булмый инде. Мин кем? Гади кеше. Ә ул – язучы. Беләсеңме, ничек яңгырый бу сүз!
– Ә сезнең аның әсәрләренә карата фикерегез ничек, Хәмит агай?
Хәмит агай, «бу нинди нишана?» дигән кебек, миңа карап алды:
– Бигрәк сәер сорау бирәсең син, энекәш. Аның әсәрләре миңа нигә кирәк?
– Соң бит... язучы... Үзегез беләм дисез.
– Бәй, үзен белгәч тә җиткән.
Мин инде Хәмит агайдан язучылар турында башкача сөйләтеп тормадым. Ә аның тагы сөйләргә исәбе зур иде булса кирәк, артымнан кычкырып калды:
– Шәһәргә барсаң, туп-туры үземә кил, таныштырырмын!
Миңа андый танышу кирәк түгел иде. Шуңа күрә бөтен танышу теләгемне язучыларның әсәрләрен укуга күчердем.
Марат Кәримов
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар