16+

Татар акылы төштән соң булмасын

Бик авыр җанисәпкә охшап тора әле бу юлгысы. Кечкенәме-зурмы - һәр халык үзен күрсәтергә тели. Тарихы бик борынгыдан килгән, кайчандыр шанлы дәүләтләр тоткан татарлар белән дә шул ук хәл. Аны төрле кисәкләргә бүлергә теләүчеләр бар.

Татар акылы төштән соң булмасын

Бик авыр җанисәпкә охшап тора әле бу юлгысы. Кечкенәме-зурмы - һәр халык үзен күрсәтергә тели. Тарихы бик борынгыдан килгән, кайчандыр шанлы дәүләтләр тоткан татарлар белән дә шул ук хәл. Аны төрле кисәкләргә бүлергә теләүчеләр бар.

Узып баручы ел башланганда ук ике зур вакыйга буласы билгеле иде. Беренчесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булса, икенчесе ил халкын санау. Сайлауларны сентябрьдә үк йомгакладык инде. Менә санисәпне дә башладык. Дөресрәге, уртасына җитеп барабыз. Ул 15 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр узачак. Бик авыр җанисәпкә охшап тора әле бу юлгысы. Кечкенәме-зурмы - һәр халык үзен күрсәтергә тели. Тарихы бик борынгыдан килгән, кайчандыр шанлы дәүләтләр тоткан татарлар белән дә шул ук хәл. Аны төрле кисәкләргә бүлергә теләүчеләр бар. Аларның сүзләрен җөпләүчеләр дә җитәрлек. Ике мөселман республикасы Татарстан белән Башкортстанның "сүз"дәге сугышын да аңлап бетереп булмый. Бер сүз белән әйткәндә, эчендә җаны булган һәркем бу санисәп мәсьәләсенә җитди карарга, намусы-йөрәге кушканча, бабайлары рухын да рәнҗетми, туасы оныкларын да мәхрүм итми карар кылырга тиеш.

Әлеге катлаулы мәсьәләгә ачыклыкны галимнәр кертергәтырыша. Әйтик, Татарстан Фәннәр Академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре берничә китап нәшер иткән, татар халкының тарихына, мәдәниятына багышлап ролик та эшләгәннәр. Бу хакта сөйләргә матбугат конференциясе дә уздырдылар.

Әйтергә кирәк, институт санисәп уңаеннан, бик зур эшләр башкара. Элегрәк алар «Уфа өязе татарлары» китабын да тәкъдир иткән иде, зур масштаблы конференцияләр, төрле очрашулар уздырды. Эшләнгән эшләрне популярлаштыру өчен, ютуб, дзен каналларында материаллар куелып бара. «Татары: единство в разнообразии» («Татарлар: төрлелектә бердәмлек») ролигы да институтның ютуб каналына урнаштырылган. Бу яшьләргә якынаюның иң отышлы чарасы, дип саный белгечләр. «Җанисәп вакытында татарлар» дигән китапта да кызыклы, аңлаешлы мәгълүматлар бирелгән. Кыска гына видеода татар халкының килеп чыгышы, мәдәни, икътисади үсеше, әдәбиятыбыз турында бик күп мәгълүмат тупланган. Катлаулы һәм зур тема аңлаешлы итеп бирелгән.

- Милли үзаңыбызның нигезендә борынгы тарих ята. Кайларда гына яшәсәк тә, нинди генә җирле үзенчәлекләр булса да, барыбызны да уртак тарихыбыз, уртак мирасыбыз берләштерә. Бу ролик та шул хакта, – дип таныштырды институт директорының урынбасары Марат Гыйбатдинов.

Йолдыз Шәрапова, Динара Әхмәт

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading