Шәһри Казан

Татар чаңгычыларына тиңнәр юк

Зәйдә Бөтенроссия ярышлары уза.

19-23 февральдә Зәй шәһәре “Ялта-Зәй” спортчылар әзерләү үзәгендә Олимпия чемпионы, халыкара спорт остасы Федор Симашев истәлегенә чаңгы ярышлары уза. Анда 2002-2003 елда туган кызлар һәм егетләр катнаша.

Ярышларның беренче көнендә чаңгычылар классик ысул белән 5 һәм 10 чакрым арага узышты. Әлеге ярышлар  Татарстан спортчылары өчен уңышлы булды. Кызлар арасында Татарстан чаңгычысы Илүзә Госмановага тиңнәр табылмады. Сүз уңаеннан шунысын да әйтергә кирәк: Илүзә – Ф.Симашев исемендәге спорт мәктәбе шәкерте.

Реклама

Татарстанның егетләре дә сынатмады – Ренат Сираҗетдинов финишка беренче булып килде.

Белеп тору өчен: ярышларда Россиянең 19 төбәгеннән чаңгычылар җитезлектә сынаша. Ярышларның тантаналы ачылышында Олимпия чемпионы Никита Крюков та катнашты.

Фото: ski-tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: