16+

Абитуриентлар саны буенча лидер булган шәһәрләр аталды

Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан - абитуриентлар саны буенча лидерлар

Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан - абитуриентлар саны буенча лидерлар

2026 елгы югары уку йортларына кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре буенча, Казан абитуриентлар иң күп гариза тапшырган шәһәрләрнең берсе булган. Башкалабыз рейтингта өченче урынны алган. Бу хакта Россия Фән һәм югары белем министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Министрлык мәгълүматларына караганда, рейтингны Мәскәү (511 мең абитуриент) һәм Санкт-Петербург (212 мең) җитәкли. Казан вузларына исә 90 мең кеше гариза тапшырган.

Исемлектә шулай ук Екатеринбург (82 мең), Новосибирск (64 мең), Ростов-на-Дону (53 мең), Түбән Новгород (50 мең), Уфа (45 мең), Краснодар (45 мең) һәм Томск (40 мең) шәһәрләре дә бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading