Энесе ялгышмый. Ремонт эшләре барышында ук балтачлар әлеге мотоциклны гаражында күреп, кызыксына башлый, сатып алырга теләк белдерүче кешеләр барлыкка килә. Тик Рафил бу мотоциклның хуҗасы барлыгын, сатылмавын, махсус заказ буларак эшләвен әйтә.
Сыек яшел төстәге мотоциклның буяуларын кырып, милиция техникасына туры килгән төсләргә буяп, маякчыклар урнаштырып, алтын куллы Рафил апасының хыялын тормышка ашыра. Руфинә бу вакытта милиция киемнәре табып куя. Сыбызгысын да, таякларын да, пистолетлар тыгып куя торган кобрасына кадәр юнәтә.
Бер булмаса бер була (
Тик быелгы Җиңү бәйрәменә дә барырга насыйп булмый. Руфинәнең милиция мотоциклын эшләтүен белеп алган авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев, аңа парадка чыгарсың әле, дип әйтеп куйган була. Балтачтан Шәмәрдәнгә кайтучы бу мотоцикл Бөрбаш авылына (Балтач районы) җиткәч сүнә, машинага тагып, Шәмәрдәнгә сөйрәп алып кайталар.
Руфинәнең гаражында берникадәр торганнан соң, май башында тагын күңеле кузгала. Шәмәрдәндәге техника рәтен белүче ирләргә дә күрсәтеп карый. Габделхәй абый Садыйков та ярдәм итәргә тырышып, хәтта Киров өлкәсенең Нократ Аланына барып, запчастьларына кадәр алып кайта, тик иске мотоцикл кабынырга, кабаттан йөрергә теләми. Рөстәм Владимиров дигән егет тә җан кертергә теләп тырыша, юк, эшләми генә бит. Кичен Шәмәрдән урамнары буйлап велосипед белән йөрергә чыккач, машиналар төзәтүче Раушанны күреп, мотоцикллар да төзәтмисеңме, дип сорый. “Иске милиция мотоциклын ремонтларга дисеңме?” - ди оста.
Бу хакта ул да хәбәрдар булып чыга. Алып килерсең, карап карармын, ди. Әниләрен Шәмәрдәнгә алып килгән энесе Рафил керә дә: “Апа, йөрәгем тыныч түгел, кабат үзем карап карыйм әле”, - дип мотоциклны үзенең йөк машинасына салып, кире Балтачка алып китә. Кабаттан карый. Карбюраторы беткән була, аны алмаштыра. Аның бит әле запчастьларын да табу кыен, иске мотоциклдан салдырып алалар. 12 июнь көнендә Руфинә мотоциклын Балтачтан барып ала. Шәмәрдәнгә кадәр үзе рульдә кайта. 27 ел тик яткан мотоциклга кабаттан әнә шулай яшәү сулышы бирелә.
- Мотоциклда йөрү шулкадәрле сагындырган, хисләремне әйтеп, аңлата торган түгел, - ди Руфинә. – Әллә кайларга барып йөрергә хыялланмыйм, кәҗәгә печән чабып алып кайтсам, миллек җыяр өчен менә дигән инде миңа. Бәйрәмнәрдә чыгып, мәйдан әйләнеп, җанымны басар өчен кирәк ул. Балтачтан кайтышлый Биктәш авылындагы Питрау бәйрәменә дә керергә уйлаган идем, машиналар күп, борын тыга торган түгел, Салавыч авылыннан башлана дигәч, кире уйладым. Бәйрәмгә килүчеләргә сюрприз ясыйсым килгән иде.
Тиктормас ханым
Руфинәне күпләр белә. Кулына гармунын кычтыра да, Саба районында узган чараларда гына түгел, республиканың төрле төбәкләрендә узган чараларда актив катнаша. Башлангычта укыганда телевизордан мәктәп формасы кигән кечкенә кызның аккордеонда уйнавын күреп ала да, үзенең дә гармунда уйнарга теләге барлыкка килә.
- Әтинең тальян гармуны бар иде, - ди Руфинә. – Көй чыгарырга теләп, әтинең гармунын кулыма алдым, басып карый, чыкмый гына бит. Әнидән берәр көй уный белмисеңме, күрсәт әле, дип сораган идем, ул миңа “Туй җыры”ның башын уйнап күрсәтте. Үзе кәҗә саварга чыгып китте. Без газетаны кисеп, телләренә ябыштырып өйрәнә идек дип, киңәшен бирде. Ул керешкә, әлеге көйне шактый чыгарырга өйрәндем. Менә шуннан гармунда уйный башладым. 16 яшемә “Белорус” дигән ике рәтле гармун алып бирделәр. Гармунда уйнарга беркая да укымадым, үзлегемнән өйрәндем.
Бүген ул эшли дә, төрле чараларда да катнаша, урын өстендә ятучы әнисен дә тәрбияли. “Әти белән әни законлы язылышмаган булган. Урын өстендә ятучы әнием тыл ветераны. Тол калган ветеран хатыны буларак бернинди дә ташламалардан файдалана алмый. Әнинең фамилиясе - Заһидуллина, әтинеке - Зәкиуллин. Безнең Саба районында ирләре белән язылышмаган аркасында бөтен ташламалардан мәхрүм калган ике хатын бар, икесенең дә фамилияләре Заһидуллина, - ди Руфинә. - Әти белән әни 35 ел гомер итте. Икесенең дә икенче гаиләләре. Әтинең беренче гаиләсендә балалары булмый, 15 елдан соң аерылышып, әни белән кавыша. Әни әтинең беренче хатынына бик нык охшаган булган, сеңлесе дип уйлаучылар да булган. Әни мине тапканда әтигә 46 яшь була. Бу никахтан ике бала үстек. Энем Рәсим полициядә эшләп лаеклы ялга чыкты. Язмыштан узмыш юк, документ булмагач берни эшләп булмый. Юкса, әти белән әнинең бергә яшәвен раслаучы шаһитләр дә бар”.
Ике балага гомер биргән Руфинә инде үзе дә күптәннән дәү әни. Олы малаеның биш баласы бар. Икенче улы быел мәктәп тәмамлап, югары уку йортына керергә җыенып йөргән мәлләре. Шуларның уңышларына сөенеп, үзе әйткәндәй, хыялларга чумып, тормыштан ямь табып, әле дә чалгы белән печән чабып яшәп яткан мәлләре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар