Шәһри Казан

"Татар иле матәм кайгысында..."

Шагыйрә һәм журналист Сания Әхмәтҗанованың Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә багышлап үзәкләрне өзәрдәй шигыре...

СОҢГЫ ШӘМ
(Җырчы Хәмдүнә Тимергалиева ядкаре)

Ярсу шәмдәй, яндың дөрли-дөрли,
Янган саен артты ялкының.
Каршы тордың ачы җилләренә,
Җиңәм диеп бозлы салкынын.

Якты шәмдәй, яндың армый-талмый,
Ялмый-ялмый җанның ярасын.
Ялгыз калгач, балавыздай тамып,
Эреттеңме төннең карасын?

Затлы шәмдәй, яндың җырлый-җырлый
“Чияле тау”, “Кәккүк”, “Җомга”ны.
“Сары чәчәк”, “Танго”, “Ядкар”еңә
Ничә буын кушылып җырлады!

Горур шәмдәй, яндың сыза-сыза,
Сүнмәскә дип, оча-талпына.
Соңгы йөрәк тибешеңә кадәр
Бар җылыңны биреп халкыңа.

Татар иле матәм кайгысында,
Әйтерсең лә соңгы шәм сүнә...
Сүнмәс балкыш булып моң күгендә
Яшьнәрсең син, җырчы Хәмдүнә!

Реклама

Сания ГӘРӘБӘ
14.09.20

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 15 сентябрь 2020 - 08:16
    Без имени
    Торле шэхес киткэч торле фикер укырга туры килэ. Э менэ Хэмдунэ апаны яратмаган. Аны хормэт итмэгэн татар юк тыр диеп кйлыйм. Хэрбер татарга урнэк булып яшэде. Китуе Дэ тыныч булды. Урыны жэннэттэ булсын. Я рабби ходаем.