Татар халкы аның исеме белән горурланырга тиеш! Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Кәримнең үзенә күрә батырлыгы, Гази Заһитовның да үзенә күрә батырлыгы бар. Гази Заһитовның исеме һәрвакытта Тукайлардан соң искә алынырга тиеш.
Айдар Хәлим
Татар улы – Халык герое
Җиңү алып килгән татар улы
Батыр татар – татар батыр! Шушы ике сүз безнең халыкыбызның асылын ачып бирә кебек. Ә батыр татарларыбыз ничек күп бит! Бөек Җиңү көне якынлашкан мизгелләрдә татар каһарманы Гази Заһитов шәхесен искә алмыйча ярамый. Шуңа татарның батыр улы туган Башкортстанның Мишкә районы Яңакош авылына сәяхәткә кузгалдык...
Тумыштан көчле шәхес
Гази (Гизитдин) Казыхан улы Заһитов 1921 елның 20 августында Уфа өязенең Емаш волосте Яңакош авылында хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Мәктәп елларында яхшы билгеләргә генә укый. Гази Заһитов исемендәге Хәрби һәм хезмәт даны музеенда сакланган документлар шул хакта сөйли. Туган авылыннан 6 чакрым ераклыкта урнашкан Урьяды мәктәбенә җәяү, кышларын чаңгы белән йөреп укуы аның физик яктан чыныктыра гына. 7 сыйныфны тәмамлагач, Бөре медицина техникумына укырга керә. 1940 елда Кызыл Армия сафларына хезмәткә алына.1941 елның 22 июнендә илебезгә килгән зур кайгылы хәбәрдән дә читтә калмыйча, беренче көннән үк сугышка китә. Артиллерия разведкасында хезмәт итә. Илебез тынычлыгы өчен, башка солдатлар кебек үк, бик зур батырлыклар кыла.
Илебезгә җиңү алып килә
Озын һәм катлаулы сугыш юлы узган милләттәшебез Берлин үзәгенә – Рейхстагка кадәр үк килеп җитә. 1945 елның 26 апрелендә Рейхстагка байрак элү өчен тупланган капитан Маков җитәкчелегендәге төркем составына керә. Татар каһарманы Гази Заһитов өлкән сержант Минин, Лисименко, сержант
Бобров белән немецлар уратып алган Рейхстаг бинасына ук керә. Бу 30 апрельдә 22 сәгать 40 минутта була. Бикле ишекне бүрәнә белән җимереп ача. Чормага менеп, андагы иң биек сынга – Җиңү Алиһәсенә Җиңү байрагын беркетә. Каты яраланган булса да, батыр милләттәшебез илебезгә зур Җиңү алып килә! Шушы батырлыгы өчен, Гази Заһитов һәм аның хәрби иптәшләре «Кызыл байрак» орденнары белән бүләкләнә.
Батыр татар – тыйнак татар
Гази Заһитов шушы батырлыгы турында сугыштан кайткач беркемгә дә сөйләми. Озак еллар буе без, Германиянең башкаласы Берлинның төп бинасы Рейхстагка Җиңү байрагын беренче булып Михаил Егоров һәм Мелитон Кантария кадады, дигән сүзгә ышанып килдек. Татар каһарманы һәм аның иптәшләре Советлар Союзы Герое исемлегенә тапшырылган булса да, аларга бу исем бирелми.
Ләкин СССР таркалу чорында КПСС Үзәк Комитеты серне чишә – 1990 елда «Правда» газетасында бу хакта язма басыла. Ә аңарчы 1964 елның 30 апрелендә «Комсомольская правда» газетасында «Знаменосцы» дигән мәкалә языла. Анда Гази Заһитов турында да язылган була. Кантария белән Егоров та үзләре исән чакта ук дөреслекне исбатларга тырыша. «Без беренче түгел идек, беренче булып Заһитовлар менде», – дигәннәр. Рәсми рәвештә булмаса да, аңа герой исеме бирелде дияргә була. Гази Заһитовка Советлар Союзы исеме СССР таралганнан соң бирелә. Димәк, бу рәсми рәвештә булмый...
Безнең турында ишетерсез әле
1946 елның җәендә кайта ул туган ягына. Ә сугыштагы батырлыклары турында беркемгә дә сөйләми. Хәтта сөйгән хатыны Камилә дә берни белми. Газали исемле ул, Наҗия исемле кызы да була батырның. Ләкин фаҗигале төстә бик иртә – 32 яшендә вафат була. Сугышның беренче көннәреннән үк алгы сафларда булган, Ватаны өчен бөтен җаны-тәне белән көрәшкән милләттәшебез сыйныфташы, фронтовик Мөфтихан Җәмилевка: «Безнең турында ишетерсез әле, Мәскәүдә безнең хакта беләләр, әмма мин моны күрерменме-юкмы», – дип әйткән була. Әйтерсең, күңеле сизенгән. Әйе, без каһарман татар егете Гази Заһитов турында беләбез, хәтерлибез.
Якташлары аеруча горурлана аның белән. Гази Заһитов исемендәге Хәрби һәм хезмәт даны музееның музей эше методисты Айрат Заһитов аның нәсел шәҗәрәсен тулыландыру, яңа мәгълүматлар туплау, музей эшчәнлеген яңарту, баету буенча бик күп эш башкара. Мишкә районы татарлар конгрессы рәисе Илгиз Шәкүров та, быел аның юбилей елы булганга, бөтен чараларның да батыр якташларының якты истәлегенә багышланачагын әйтте.
Гази Заһитов исеме белән бәйле урыннар туган ягында гына түгел, илебезнең башка урыннарында да бар. Казанның Җиңү паркында куелган Җиңүче Сугышчы һәйкәленең йөзе Гази Заһитовныкы. Бөек Ватан сугышында катнашкан татарларның җыелма образын рейхстагка байрак кадаган Гази Заһитов гәүдәләндерде. Илебезгә тыныч көннәрне яңадан кайтарган, безгә аяз күк йөзе бүләк иткән каһарман милләттәшебез даны мәңгелек.
Автор фотосы
Динара Әхмәт
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар