Татарстан премьер-министры урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура советы рәисе Васил Шәйхразыев та бәйгене дөнья буйлап тарату яклы.
– Инде без «Татар кызы»н дөньякүләм дәрәҗәгә чыгару ягын карыйбыз. Сәләтле татар кызлары Калининградтан алып Владивостокка, Америкадан алып Австралиягә кадәр бар бит. Җиңүче кыз бәйгене үз төбәгенә алып кайта, аның турында сөйләп, татарлыкны күрсәтә алачак. Без телебезне, гореф-гадәтләребезне, үзебезнең татарлыкны беләбез! Бу бәйге шуны раслый да, – ди Васил Шәйхразыев.
«Татар кызы» татарча беләме?
Татар кызлары чыннан да татарлыкны беләләрме соң? Әллә бу чираттагы титул артыннан куу чарасы гынамы?
Бәйге алдыннан оештырылган матбугат конференциясендә узган ел «Татар кызы» исеменә ия булган Эдельвейс Ихсанованың, әллә каушаудан, әллә чыннан да тел белмәгәннән, «татар телендә сөйли алмыйм, русча җавап бирәм», – диюе болай да тел өчен күңеле сыкраган милләттәшләрнең йөрәгенә пычак кадаган кебек тәэсир итте. Ул татар теленең аның өчен ничек мөһим булуы турында үз фикерен русча әйтергә тырышты. Эдельвейс яшерми: татарча чиста, әдәби телдә сөйләшә белми.
– Мин балалар бакчасыннан XI сыйныфка кадәр татар телен өйрәндем. Ләкин ул минем башкорт, рус теле белән буталган инде. Шуңа татар телендә чиста сөйләшәм дип әйтә алмыйм. телгә каршы сәяси хәлләрне күзәтеп барам. Һәр халыкның да балалары туган телендә сөйләшергә тиеш. Без дә башкорт, рус һәм татар телләрендә сөйләшергә тырышабыз, – ди Эдельвейс.
«Татар кызы»ның финал өлеше гомумән бәйге форматында бармады кебек. Бертуктамас ялыктыргыч концерт дәвамында конкурсант кызларыбызны күрергә тилмереп утырды халык. Кичке 6дан 21 сәгатькә кадәр барган тамаша вакытында кызлар сәхнәдә нибары биш-алты тапкыр гына күренде. Анда да бертуктаусыз дефиле форматында барган тамашада һәрберсен шәхес буларак ачу мөмкинлеге юк иде. Кызларның кулларына беркетелгән номеры, исем-фамилиясе, тәкъдим иткән төбәгеннән кала, берни дә белми кайтып та китте халык.
«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова сүзләренчә, алар кызларны бүген сәхнәдә генә түгел, ә бәйге барышында күзәткәннәр инде.
– Кызлар белән ярымфиналда ук танышып өлгердек. Анда кызларыбызның зиһенен, кул эше белүен, бер-берсенә карата игътибарлы булуын сынадык. Бүген сәхнәдә дә аларны төрле яклап күзәттек. Аларда безнең татар кызларына хас эчке матурлык бар икән, ул нур сәхнәдән үк күренә. Менә җиңүчебез шушы барлык сыйфатларның да уңай үрнәге инде. Киләсе бәйгеләрдә катнашачак кызларга киңәшем шул – нәзакәтле, моңлы булыгыз, телне камил белегез, – диде Кадрия ханым.
Кызларның бу елны тел белү дәрәҗәләре чыннан да түбән булуын интеллектуаль бәйге дә дәлилләде. Һәр катнашучы татар милләтен үстерүгә үз өлешен керткән хатын-кызлар турында сөйләргә тиеш иде. Кызлар бу кыска гына монологлары вакытында да фонограммага авыз ачып торды. Барысы да түгелдер, әлбәттә, ләкин араларында туган телләрен ипи-тозлык кына белүчеләр дә бар иде. Васил Шәйхразыев моны узган елларда бәйге сыйфатына игътибар җитеп бетмәү белән бәйләде.
– Син «Татар кызы» бәйгесенә киләсең икән, урам теле белән сөйләшергә тиеш түгел инде. Бәйге үссен, җәелсен дип, без кайвакыт кызларның тел белмәүләренә күз йомарга мәҗбүр булдык. Киләчәктә моны булдырмас өчен, «Татар кызы»ның дөнья буйлап абруй казануы кирәк. Башлап йөргәндә, һәрвакыт авыр. Киләчәктә андый хәлләр булмаячак, – диде ул.
Бәйгенең тагын бер яңалыгы – киләсе елдан кызларның гаилә хәленә дә карый башлаячаклар. Бу – кияүгә чыккан ханымнар өчен «Татар кызы» инде ябык булачак дигән сүз. Ләкин яңалыкка каршы килүчеләр дә бар. Аны кабул итү-итмәү хәзер дирекция кулында.
Җиңелүчеләр юк
Кызлар исә чыннан да төрле. Һәрберсе үзе белән дистәләгән җанатар алып килгән. Залның әле теге, әле бу ягында «Чиләбе, алга», «Мәскәү, без синең белән!», «Казахтаннан – Розалия!» дип кычкырган тавышлар яңгырый. Мәскәү исеменнән чыгыш ясаган Диана Аверинаның да залда 20ләп җанатары утыра. Аптырарга да кирәкми, баксаң, кыз үзе тумышы белән Уфаныкы икән.
– Кызыбыз бәйгедә катнашам дигәч, бер дә шаккатмадык, ул кечкенәдән сәхнәдә үскән бала. Диана 2012 елларда, укырга дип, Мәскәүгә китте. Хәзер ТНТ каналында гример булып эшли. Мәскәү татар яшьләре белән тыгыз элемтәдә тора. Безгә кунакка кайткач та гел татарча сөйләшергә тырышабыз. Телен онытмый. Өч кызыбыз да татар гимназиясендә белем алды. Махсус шул уку йортына бирдек, чөнки монда алар тел генә түгел, төпле тәрбия алды, – ди Диананың әнисе Гүзәлия Кашафетдинова.
Казахстанның Актүбә шәһәреннән килгән Розалия Исхакова үзен бер дә чит як татары дип хис итми. Баксаң, Актүбә өлкәсендә дә 6 000 татар кешесе яши икән.
– Быел бездә беренче тапкыр «Татар кызы» бәйгесе республика күләмендә узды. Ярымфиналда без җыр, бию, чигү, сәнгатьле сүз осталыгына өйрәндек. Бу белемнәр миңа киләчәктә дә кирәк булыр дип уйлыйм. Дөрес, җиңүче титулын алмадым бүген, ләкин үземне җиңелгән дип санамыйм. Монда без барыбыз да җиңүче, – ди Розалия.
Бәйгедә катнашкан бер генә кыз да затлы бүләксез кайтып китмәде. Ә төп бүләк – җиңел автомобиль – Татарстан кызы Гөлназ Гатинага тапшырылды. Киләсе елга «татар кызы» бәйгесе дә безгә кайтачак. Гөлназ республика халкына «Созвездие-Йолдызлык», «Ягымлы яз» кебек бәйгеләр аша яхшы таныш.
– Миңа шушы таҗдан бигрәк тә «Татар кызы» исемен алу мөһимрәк иде. Бүген мин чын күңелдән бәхетлемен, чөнки минем хыялым тормышка ашты. «Татар кызы» бәйгесендә җиңәрмен, финалга чыгармын дип күз алдыма да китермәгән идем. Иң авыры интеллектуаль турда Сөембикә-ханбикәне тәкъдим итү булды. Бу бик зур дәрәҗә. Форсаттан файдаланып әйтәсем килә: дусларым, туганнарым, татар телен саклыйк!– диде Гөлназ.
Бәйге тәмамланганнан соң, Гөлназ янына килеп, тамашачының: «син безнең Сөембикәбез!» – дип әйтүе дә «Татар кызы» быел дөрес сайлануына бер дәлил булып тора.
Комментарийлар