16+

"Татар мәктәбен тәмамлаган укучылар дастаннардан “Идегәй”не генә белә”

2023 ел - Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан “Дастаннар елы” дип игълан ителде. Баксаң, татарда якынча 100дән артык дастан бар икән. Әмма бу хакта күпләр белми, чөнки хәтта мәктәпләрдә дә “Идегәй” дастаныннан кала башканы укытмыйлар.

"Татар мәктәбен тәмамлаган укучылар дастаннардан “Идегәй”не генә белә”

2023 ел - Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан “Дастаннар елы” дип игълан ителде. Баксаң, татарда якынча 100дән артык дастан бар икән. Әмма бу хакта күпләр белми, чөнки хәтта мәктәпләрдә дә “Идегәй” дастаныннан кала башканы укытмыйлар.

“Дастаннарны эпик әсәр төре буларак кына түгел, тарихны чагылдыручы милли чынагак итеп кабул итәргә кирәк. Бөтендөнья татар конгрессы канаты астындагы татар оешмалары тарафыннан ел дәвамында үткәрелүче чараларны “Дастаннар елы”на бәйләү планлаштырыла. Бу – фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, җыеннар, социаль челтәрдәге эшчәнлек. Киң җәмәгатьчелек арасында дастаннар турында белүчеләр бармак белән генә санарлык. “Түбәк белән Сусылу”, “Ак күбек”, “Кисекбаш”, “Алпамыш”, “Кыйссаи Йосыф” һәм башка дастаннар бар”, - диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков фикеренчә, дастаннарны гади тел белән мәктәп дәреслекләрендә бирергә кирәк. “Дастан белән тарих арасында бик зур бәйлелек бар. Дастаннарда милли аң сакланган. “Идегәй”не укыган булсагыз, татарның нинди булганын күрә аласыз. Милли тарих мәктәпләрдә бик аз калды. Балаларыбызга милли аңны бирү ысулларын булдырырга кирәк. Моңа дастаннар аркылы ирешеп була. Балалар “Идегәй”дән кала башка дастаннарны белми. Ә башка халыклар, мәсәлән, казах, кыргыз, башкортлар дастаннарны өйрәнә. Балалар аларны яттан сөйли. Безнең мәктәпләрдә балалар укырлык хрестоматия чыгарырга кирәк”, - ди Дамир Исхаков.

Аның фикерен филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова да хуплады. “Безгә дастаннар нигезендә спектакльләр, мульфильмнар, балетлар булдырырга кирәк. Дастан – татар халкының искиткеч зур байлыгы, әмма аңа игътибар аз. Күпләр, гомумән, “нәрсә соң ул дастан?” ди. Татар мәктәбен тәмамлаган укучылар “Идегәй”не генә белә”, - диде ул. Фәнзилә ханым сүзләренчә, дастан – ул шигъри формада язылган вакыйгалар тезмәсе. Нигездә анда бер төп герой була.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading