16+

«Татар моңы – 2017»: Тук тамакка язылган җырлар белән елатып та, дертләтеп тә булмый!

Мин бер генә мәдәни вакыйганы да ел дәвамында аның кадәр көтеп алмыйм, бер генә концертка да исем китми. “Татар моңы” – һәм моның белән бер йодрыкка бөтен мәгънә сыеп бетә. Кайбер дуслар-танышлар мыек астыннан да елмая – ник ярар, бара алмасаң, беткәнмени концерт Казанда янәсе, көн дә бишәр-алтышар концерт бара бит.

«Татар моңы – 2017»: Тук тамакка язылган җырлар белән елатып та, дертләтеп тә булмый!

Мин бер генә мәдәни вакыйганы да ел дәвамында аның кадәр көтеп алмыйм, бер генә концертка да исем китми. “Татар моңы” – һәм моның белән бер йодрыкка бөтен мәгънә сыеп бетә. Кайбер дуслар-танышлар мыек астыннан да елмая – ник ярар, бара алмасаң, беткәнмени концерт Казанда янәсе, көн дә бишәр-алтышар концерт бара бит.

Менә быел да, иремнең бара алмавы билгеле булуга, дус кызымны кодаларга керештем. Барасы килми – сизәм. Хәтта башка бер залда баручы концерт афишасын да ватсап аша юллый. Янәсе, синең белән күрешергә һәрвакыт әзер, бәлки, менә бу кәнсирткә? Ахыр чиктә, фәлән еллык дуслыкның нигезенә куркыныч янавын сизеп булса кирәк, барам, әмма күлмәк кимәгәнмен, чалбардан мин, ди. Ууух, мин сине!..

“Пирамида” күңел ачу залына барып, IX Яшь башкаручыларның халыкара телевизион “Татар моңы” җыр конкурсының гала-концертының ун-унбиш минуты үтәме-юкмы кадакланган кебек сәхнәгә берегә: “Бер ел да калдырмый йөрүеңә аптырый идем, хәзер аңладым – вәт ичмасам концерт икән бу”, - ди.

Быел тугызынчы тапкыр уздырылучы конкурс елдагыча “Академ вокал”, “Соло вокал”, “Вокаль һәм уен кораллары ансамбле”, “Халык уен коралларында уйнау” номинацияләрен үз эченә алган иде. Болардан тыш төбәкләрдән килгән талантлы кызлар өчен өстәмә номинацияләр дә булдырылган. Җәмгысе 180 катнашырга теләк белдерүче табылган – алар арасында Кытай, Англия, Чехия, Черногория, Үзбәкстан, Казахстан кебек илләр бар. Бу конкурс үзе бер мәктәп – монда килдең, катнаштың, урын ала алмаганыңа үпкәләп кайтып киттең дә, оныттың түгел. Мисалга – 2009 елда өченче урынны алган Курган егете Ярамир Низаметдинов быел әнә “Академ вокал” буенча беренче урынны үзенеке итеп кайтып китте. Бу конкурс кына түгел – бу зур мәктәп, чыныгу, үсеш юлы. Төбәкләр арасында “Соло” номинациясендә беренчелекне алган Казахстан егете Айбар Ашкеевның да тырыш егет икәне күренә. “Вокал - соло” номинаиясендә кызлар арасыннан Нәфисә Назарова (21-35 яшьлекләр), егетләр арасыннан Хөсәенов Алмасның (шул ук яшь категориясе) җырлавын аһ итеп тыңладык. Алар икесе дә Башкортстан яшьләре.

 Беренче елыннан бирле күзәтеп барган кеше буларак, шуны әйтә алам: быел оештыручылар тамашаны тагын да кызыграк итеп тамашачыга җиткерә алды. Телевизион фильмнар, спектакльләрдән алынган җырлар сәхнә бизәлешендә телевизион тасма-нөсхәләрендәге кадрлар белән уралып барды. Әлеге янәшәлек, бакыйлыкка күчкән күренекле шәхесләребезне искә алып хатирәләрне дә кузгатты, аларга дога да булып барып ирешкәндер дим. Шәүкәт ага Биктимеров, Шамил Бариев, Фирдәүс Хәйруллина, Ирек Баһманнар, күптән түгел арабыздан киткән легендабыз Хәния Фәрхи. “Ак чәчәкләр” телевизион фильмындагы Хәния Фәрхи җырын күз яшьләрсез тыңлап булмый иде.

Ә яшьләр... Яшьләр искитмәле талантлы. Ел да яза торган фикеремне быел да төртеп куям – читкә киткән саен татарлыкның кадере артуын тою и күңелгә сары май инде! Без бит үзебезнең нинди рәхәттә яшәвебезне үзебез дә чамалап бетермибез. Хәер, быел авыздагы телне тартып ала башлагач дертләп уяндык анысы...

Кемнедер аерып күрсәтәсем дә килми кебек – чөнки гала-концертка җиз иләктән җитмеш-җиде тапкыр иләнгән иң эре асылташлар гына кала. Аларның һәрберсе үзенә тиешле диплом-бүләген алып, сәхнәдә танылган җырчы-артистлар белән дуэт башкарып (Филүс Каһиров, Фердинанд Сәләхов, Зөлфия Шакирова, Асылъяр, Фәридә-Алсу, театр артистлары һ.б.), безне моң дәрьясында тулаем кинәндерде. Махсус кунак – Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова чыгыш ясап кына калмады, Биектау кызы Адилә Зиннәтуллинага махсус призын да тапшырды.

 Менә җыр диген – яңадан туасыңмыни! Безнең чорның “яратам, сагынам, син-мин” кебек бөтенесе бер чыбыктан булган бер генә җыры да татар халык җырлары, классикларыбызның әсәрләре кебек җанны кузгата алмый. Кузгата да алмаячак. Тук тамакка язылган җырлар белән елатып та, дертләтеп тә булмый! Ярый әле шундый хәзинәбез бар, ярый әле балаларын татар итеп үстерә белүче милләттәшләребез бар, ярый әле шушы барлау эшен башлап, инде тугызынчы ел тартып баручы, берәмтекләп су төбеннән мәрҗән эзләүчеләребез бар...

“Шуны әйтәсем килә, - диде “Татар моңы” проектының “атасы” Салават Фәтхетдинов:
 – Быел төбәкләрдән килгән яшьләр талантлырак, чистарак сөйләшә. Кытай егете Татарстан егетеннән чистарак татарча сөйләшсен әле! Димәк, тел белән булган мәсьәләдә бары тик үзебезнең – республика эчендә эшләп бетермәүне танырга кирәк. Моңны бездән тартып алып булмый, тел буенча үзебезнең эшлисе бар”.

...Мин, беләсезме, нигә нәкъ менә “Татар моңы” проектына мәдхия укыйм? Туганым да эшләми анда, әшнәм дә юк. Мин әлеге концерттан үземнең затлы милләт баласы булуым өчен канәгатьлек хисе алып кайтып китәм. Үгез булмагае, чурт булсын – балаларга сөт булсын, дигән проектлар янәшәсенә куеп, аны чагыштыру да урынсыз! Ул чөнки бөтенләй башка туфрактан. Була бит шулай – аласың матур күлмәк. Ошый шикелле – тукымасы да ничава, тегелеше дә, бөтен шарты да килгән. И киеп бөтерелеп тә аласың – бөтен кеше аһ итәрлек төсле. Һәм шул вакытта патефоннан балачакта җанга-канга сеңеп калган бер таныш җыр ишетелә. Бу вакытта сиңа өстеңә кигән күлмәгең дә, басып торган җирең дә, янәшәдә барган күренешләр дә чуртыма да кирәк түгел. Җан сине бөтереп ала да, айкап ташлый – син еламыйсың да кебек, ә яңакларны кайнарлык пешерә, йөрәккә ялкын йога – син яланаяк кылганлы кырдан үз-үзеңә, башлангычыңа кайтып егыласың, туфрагыңа тәгәрәп елыйсың – үз-үзең белән күзгә-күз, җанга-җан очрашасың... Син ниндидер мишуралы тормышның бер кисәкчеге түгел, син – үзең, бөтен дөньяга сибелгән моңлы һәм затлы татарның бер газиз баласы ла...

 Менә шуның өчен рәхмәтле мин “Татар моңы”на. Ә дус кызымның иң соңыннан зал белән аягүрә басып “И туган тел”не җырлап бетерүгә, “Җитмәде бу, минем әле тагын карыйсы килә”, диюенә гаҗәпләнмәдем дә...

Шамил Абдюшев фотолары

Гөлнара Зиннәтуллина видеолары

Гөлнара Җәлилова

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading