16+

Татар театры артисткасы һәм җырчы егет гаиләсендә сөенечле вакыйга! Котлыйбыз!

Сабыегыз сау-сәламәт, игелекле, акыллы, бәхетле булып үссен!

Сабыегыз сау-сәламәт, игелекле, акыллы, бәхетле булып үссен!

Кәрим Тинчурин театры инстаграмдагы аккаунтында сөенечле хәбәр белән уртаклашты.

«Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Гүзәл Галиуллина һәм аның тормыш иптәше — Ильяс Гаффаров беренче тапкыр әти һәм әни булдылар. Аларның кызлары туды! Котлыйбыз!

Кадерле Гүзәл һәм Ильяс, театрыбыз коллективы, барлык тамашачылар исеменнән сезне әлеге шатлыклы вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз! Сабыегыз сау-сәламәт, игелекле, акыллы, бәхетле булып үссен! Сезгә гаилә иминлеге, исәнлек-саулык телибез», диелә бу хәбәрдә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading