Тайландта ял итеп кайтучыларны аэропортта ук коронавируска, гриппка һәм башка кискен респиратор вирусларга тикшерә башлаганнар.
Быел грипп вирусы үзгәргән
Азия илләрендә грипп һәм COVID-19 очраклары күбәю сәбәпле, Татарстанда шундый чара кертелгән.
Быел гриппның яңа штаммнары үсеш ала, халыкның аларга карата иммунитеты юк, дип кисәтә эпидемиологлар. Әлегә республикада авыру күрсәткечләре эпидемиологик чиктән түбән булса да, грипп белән авыручылар саны арта башлаган инде. Шуңа күрә гриппка каршы прививка ясатып өлгермәгәннәрне якындагы вакытта бу саклану чарасын күрергә өндиләр.
Бер атнада вируслар 7116 кешене «аяктан еккан»
Узган атнада Татарстанда ОРВИ һәм грипп 7116 кешедә теркәлгән. Бер атна эчендә авыручылар саны 39,3 процентка кимегән. Әмма белгечләр вазгыятьнең кискен үзгәрергә мөмкин булуын әйтә.
Татарстанның баш санитар табибы урынбасары Любовь Авдонина аңлатуынча, күрсәткечләрнең кимүе мәктәпләрдәге көзге каникуллар белән бәйле. Балалар бер-берсе белән азрак аралашкан, шуңа күрә вирус таралу да акрынайган. Хәзер укучылар кабат мәктәпләргә җыелды. Димәк, авыручылар саны артуын көт тә тор.

Грипп өлеше арта
Сезон башында лаборатор тикшерүләр вакытында ачыкланган вируслар арасында гриппның өлеше нибары 2 процент булган. Октябрь ахырында ул 5 процентка җиткән, ә хәзер инде 18 процент тәшкил итә.
Белгечләр әйтүенчә, быелгы грипп сезонында H1N1 һәм H3N2 штаммнарының яңартылган төрләре таралуы фаразлана. Вирусларның төзелеше үзгәргәнгә, аларның үзләрен ничек тотачагын төгәл әйтеп булмый.
Грипп белән авыручылар санының төп үсеше ноябрь-декабрь айларына туры килер дип көтелә. Авыруларның артуы киләсе елның март-апреленә кадәр дәвам итәргә мөмкин.
Вакцинаның яңа партиясе пациентларны көтә
Быел гриппка каршы вакцина составы тулысынча яңартылган. Аңа яңа сезонда тарала башлаган вирус штаммнары кертелгән. Вакцинаның яңартылуы аны җитештерү һәм республикага кайтару вакытын бераз кичектергән. Шуңа күрә быел прививка кампаниясе гадәттәгедән соңрак башланды.
Татарстанга барлыгы 1 миллион 660 мең доза вакцина кайтару планлаштырылган. Әлегә планлаштырылган күләмнең 77,3 проценты килгән.
Әлегә республика халкы сүлпәнрәк — 915 мең кеше гриппка каршы прививка ясаткан. Бу республикага кайткан вакцинаның 71,3 проценты дигән сүз. Бигрәк тә 60 яшьтән узган кешеләр арасында прививка ясатучылар нибары 23 процент тәшкил итә. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов моны ваемсызлык дип атады. Чөнки нәкъ өлкән яшьтәге кешеләр һәм балаларда грипптан соңгы өзлегүләр еш очрый.

Прививканы кайда ясатырга?
Табиблар гриппка каршы прививканы хәзер ясатырга киңәш итә. Чөнки организмда иммунитет барлыкка килү өчен якынча ике-өч атна вакыт кирәк. Ә авыруның иң зур дулкыны әле алда.
Прививканы яшәү урыны, уку яки эш урыны буенча поликлиникаларда ясатырга мөмкин. Моның өчен алдан язылу таләп ителми — поликлиникага барып мөрәҗәгать итәргә генә кирәк.
Эш урыннарында да прививка ясату мөмкинлеге бар. Әгәр вакцинация узарга теләүчеләр саны 20 кешегә җыелса, оешма поликлиника белән килешеп, хезмәткәрләр янына күчмә прививка бригадасын чакырта ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар