16+

«Татар җыры – 2018»: кәттә тамашачы, көтелмәгән дуэт һәм якты йолдызлар

Узган шимбәдә елның иң көтеп алынган җыр бәйрәме – XIX халыкара «Татар җыры» фестивале узды.

«Татар җыры – 2018»: кәттә тамашачы, көтелмәгән дуэт һәм якты йолдызлар

Узган шимбәдә елның иң көтеп алынган җыр бәйрәме – XIX халыкара «Татар җыры» фестивале узды.

Егерменче – юбилей алды фестиваленең асылына быел «Тагын бер адым» девизы салынган иде. «Татар җыры»ның елның иң көтеп алынган җыр бәйрәме диярлеге дә бар шул. Чарага иптәше Гөлсинә ханым белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе дә, билет бәяләре 4 мең сумнан башлануга карамастан, залда буш урыннарның калмавы да шуны дәлилли. Моннан тыш, тантаналы чарада республиканың вице-премьеры Ләйлә Фазлыеваны, мәдәният министры Ирада Әюпованы, танылган хоккейчы Данис Зариповны, түрәләрне, җитәкчеләрне, район башлыкларын һәм республиканың башка танылган шәхесләрен күрергә мөмкин иде.

Алып баручылар

Узган еллардагы тандем – Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыйровка быел җырчылар, юмор осталары Рамил Шәрәпов белән Рифат Зарипов кушылды. Әлеге фестиваль уңаеннан уздырылган матбугат очрашуында оештыручылар аларны сер итеп калдырганнар иде. «Безнең белән бергә концертны сез көтмәгән, сез бер дә уйламаган кешеләр алып барачак», – дигән иде ул вакытта Гөлназ. Әйтергә кирәк, егетләр бик оста, җиңел алып барды. Аеруча Рифат Зарипов тамашачыларның күңеленә хуш килде кебек. Сценарий да җиңел, юмор белән язылган иде. Рифат Зарипов чираттагы Алтын барс сынын «ТМТV каналының махсус бүләге» номинациясендә җиңү яулады.

– Миңа концертлар алып бару ят түгел. Көне-төне шул эштә бит инде без. «Татар җыры»ның – үз дәрәҗәсе, башка концертларның – үз дәрәҗәсе. Берсен мактап, икенчесен яманларлык концертлар юк, Аллага шөкер. Ләкин барыбер дулкынлану бар, чөнки әгәр җырчы дулкынланмый икән инде, аны артист дип әйтеп булмый. Фестивальнең тамашачысы да мәгънәле. Әллә залда күп җитәкчеләр булгангамы, тамашачы сабыр, тыныч, – диде Рифат «ШК» хәбәрчесенә.
Узган еллардан аермалы буларак, быел лауреатларны берәм-берәм түгел, ә берничә номинация җиңүчесен бергәләп тәбрикләделәр. Шунлыктан ул, беренчедән, тамашачыларны ялкытмаса, икенчедән, гадәттә, алтышар сәгатькә сузылган концертны дүрт сәгатьтә тәмамларга мөмкинлек бирде. Оештыручыларга моның өчен аерым рәхмәт.

Номинацияләр һәм номинантлар

Быелгы «Татар җыры»нда 26 номинация булды. «Яңа исем» номинациясендә яшь җырчы Миндияр Шәймәрдановны билгеләделәр.
Азалия Зиннәтнең «Җаныкаем» җырына төшерелгән клибы исә «Иң яхшы клип» номинациясендә җиңде. Исегезгә төшерәбез, әлеге клипта җырчы танылган Россия биючесе Евгений Папунаишвили белән төшкән иде.

– Безнең гаилә Евгений Папунаишвилины бик ярата. Шуңа күрә аның белән бию хыялы бар иде. Мин, гомумән, иҗатта яңалык яратам. Шундый затлы, югары дәрәҗәдәге «Җаныкаем» җыры иҗат ителгәч, тәвәккәлләп, танылган биючегә шалтыраттым. Башта без аның белән бик озак аралаштык. Теләгемне әйткәч: «Мин сезнең турында беренче тапкыр ишетәм, ләкин кешеләр белән аралашуыгыз бик ошады. Тавышыгыз да ягымлы. Җырыгызны җибәреп карагыз әле, тик алдан ук кисәтәм: мин бик күпләргә ризалык бирмим, бәлки, сезне дә сөендерә алмам», – диде. Әмма ул җырымны бик нык ошатты. «Нәрсә турында җырлавыгызны аңламасам да, телне, җырның яңгырашыннан мөкиббән киттем», – диде, – дип сөйләде Азалия. Клипның бик кыйммәткә төшүен әйтсә дә, төгәл бәясен сер итеп калдырды.

Фестивальдә тагын бер җырчының хыялы тормышка ашты. Җыр фестивалендә «Елның иң популяр җырчысы» булып танылган Элвин Грей Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов белән «Моңнар кайтсын авылга» җырын башкарды. Бу дуэт чыннан да көтелмәгән иде һәм ул бик уңышлы килеп чыкты.

– Бу җыр минем белән бергә туган иде. Аны башкару минем хыялым иде, – диде Радик.
Гомумән, әлеге кичәдә Айдар Галимов игътибар үзәгендә булды дисәк тә була. Менә инде өченче ел Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов «Татар җыры»нда җырчы буларак түгел, котлаучы буларак катнаша. Бу юлы ул Айдар Галимовка Алтын барс сынын тапшырырга чыккан иде, тик аны гына тапшырып калмады, ә Коръән һәм намазлык та бүләк итте.
– Радик минем белән җырларга теләгән булган. Бүген аның хыялы тормышка ашты. Минем дә шундый хыялым бар: мин Салават абый белән җырларга телим, – диде Айдар Галимов.


Салават исә аңа: «Дуэт булмас инде, ләкин киләсе елга – «Татар җыры»ның 20 еллык юбилее. Исән булсак, мин җырлармын, ә син миңа бүләк бирерсең», – диде.
 
Ландыш Нигъмәтҗанованың чыгышы иң матур номерларның берсе булды. Тик менә Ландышның ни өчен «Яшьләр проекты» номинациясендә җиңү яулавы гына бераз сорау калдырды. Ә «Универсаль артист» номинациясен нәкъ менә Данир Сабировка биреп дөрес эшләгәннәр. Данир җырлый да, бии дә, бик оста пародияләр дә ясый, юморга да теле шома.
Ә менә популяр җырчы, Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинны номинациясез генә бүләкләделәр. Ул быел икенче тапкыр Алтын барс сынын алуга лаек булды.

Сәкинә Шәймиеваны искә алдылар

Җиңел, дәртле җырлар белән бергә тирән мәгънәле, уйландыра, моңландыра торган җырлар да яңгырады сәхнәдә. Татар радиосының махсус бүләгенә ия булган, яңа образда чыккан Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева башкаруындагы «Сабый чакта» җыры да халык күңелендә әнә шундый хис-тойгылар уятты. Тик шундый тирән мәгънәле җырдан соң алып баручыларның олпат җырчыга ике мандарин чыгарып тоттырулары гына аңлашылмады. Җырчы үзе дә аптырап калды шикелле. Сәхнәдә: «Мин бит әле ничава гына!» – дип сер бирергә тырышмаса да, «ШК» хәбәрчесе сәхнә артына кереп, Хәмдүнә апа белән сөйләшкәч, хәленең бик «ничава» түгеллегенә инанды. Бу көнне аның сәхнәгә чыгу-чыкмавы сорау астында булганлыгын белдек.

– Кан басымым күтәрелеп, хәлем бик начарланып китте бит әле. Берничә сәгать элек сәхнәгә чыгып җырлау түгел, басып та торырлык түгел идем. Көч-хәл белән җырлап чыктым, үз хәлемне үзем генә беләм. Соңгы вакытта кан басымым уйнаклый, ике көн йоклый алган юк инде. Кичә башым әйләнеп егылдым бит. Әллә баш мие селкенде инде, гел күңелем болганып тора, – диде Хәмдүнә апа.

Татарстанның халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллин «Үзенчәлекле моң» номинациясендә җиңү яулады. Аның «Хәлләрең ничек дип сорама» җыры ахырында сәхнәдәге зур экранда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шәймиеваның фотосурәте чыкты. Шуңа күрә тамашачы әлеге җырны Сәкинә ханымны искә алу буларак кабул итте. Әлеге моментлар фестивальнең иң җылы, мәгънәле, уйландыра торган мизгелләре булды.

«Артур-Марат» дуэты таркаламы?

Быел беренче тапкыр Алтын барс сынын алучылар да күп иде. Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Миндияр Шәймәрданов, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина, Хәким, Данир Сабиров – әнә шундыйлардан. Ә менә башка елларны иптәше Алсу белән бер сынны бүлешергә туры килгән Азат быел ялгызы гына җиңү яулады. Аның «Ярат кына» җыры «Елның иң популяр җыры» дип танылды.

«Калдыр сөю» җырын башкарган «Елның иң яхшы дуэты» «Артур-Марат» дуэтының да чыгышын тамашачы бик яратып кабул итте. Алар Алтын барс сынын директорлары Булатка тапшырачаклары турында игълан итте. Тамашачылар егетләрнең: «Киләчәктә сез безне аерым проектлар белән дә күрә алачаксыз», – дигән сүзләрен генә аңлап бетермәгәннәр икән.

– Тамашачылар безне таркала дип аңлаган, ахрысы. Һич кенә дә алай түгел. Кайбер җырларны дуэт буларак башкару авыр. Шуңа күрә без бергә дә, аерым-аерым да чыгыш ясаячакбыз. Артурның аерым альбомы да чыкты инде. Җиңеп чыккан җырга килгәндә, ул 1993 елда язылган иде. Ул вакытта эшләдек тә калдырдык. Булат аны кабат алып чыгуыбызны теләде. Халык аңламас дип кабул иткән җырыбыз «Татар җыры»на кадәр килеп җитәр дип уйламаган идек. Шуның өчен без, Булатка рәхмәт йөзеннән, сынны аңа тапшырырга булдык, – диде егетләр.

Тамашачылар исә аеруча Әнвәр Нургалиев, Хәмдүнә Тимергалиева, Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Хәким, Рифат Зариповның чыгышларын яратып кабул итте.
Шулай итеп, елның иң грандиоз тамашасы юбилеена тагын бер ныклы адым ясады. Киләсе – юбилей елында тамашачының оештыручылардан тагын да купшырак, тагын да матуррак һәм затлырак тамаша көтүендә шик юк. Уңышлар телик аларга!

Риназ ЗАМАЛИЕВ фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading