16+

«Татар Җыры» тыныч узырмы?

«Татар Җыры» эстрада фестивале инде 20 ел дәвамында узып баручы елда җыр сәнгатенә, эстрадага нәтиҗә ясау кебек кабул ителә. Быел фестиваль үзе дә эшчәнлегенә нәтиҗә ясый. Ни дисәң дә, 20 ел дәвамында шәхси компания тарафыннан фестиваль уздыру финанс яктан чыгымлы һәм җаваплы эш.

«Татар Җыры» эстрада фестивале инде 20 ел дәвамында узып баручы елда җыр сәнгатенә, эстрадага нәтиҗә ясау кебек кабул ителә. Быел фестиваль үзе дә эшчәнлегенә нәтиҗә ясый. Ни дисәң дә, 20 ел дәвамында шәхси компания тарафыннан фестиваль уздыру финанс яктан чыгымлы һәм җаваплы эш.

Фестиваль уздырылу дәверендә 200дән артык популяр җыр башкарылган.
– Татар эстрадасында булган һәрбер җырчы безнең белән эшли. Халык өчен эшләгәнебезгә, телне саклауда, яшьләргә телне җиткергәнгә, җыр сәнгатен үстерүдә үз өлешебезне керткәнгә бик шатбыз, – ди «Барс-медиа» директорлар советы рәисе  Камил Гәрәев.
Билгеле булганча, «Татар Җыры» фестивале концертын инде тугыз ел дәвамында Мәскәү тамашачысы күрә ала. Быел исә тамашаны Башкортстан башкаласында да тәкъдим иттеләр. Әмма Казандагы тамаша алдагыларыннан аерылып торачагы мәгълүм.

Камил әфәнде киләчәктә фестиваль үзгәрешләр кичерер һәм концертны БДБ илләрендә дә күрсәтергә теләкләре булуын белдерде. Бигрәк тә төрки халыклар яши торган дәүләтләрдә – Үзбәкстанда, Казахстанда чыгыш ясау  теләге икән.

Быел фестивальне сәхнәгә кую өчен Мәскәүдән Лина Арифуллинаны чакырганнар. Казанда аның беренче генә проекты түгел. Мисалга, 2014 елда «Тюркведение» фестивален тормышка ашыручы да ул. Шулай ук төрле фильмнар төшерүе, танылган артистлар белән дә эшләве мәгълүм. Аны Камил Гәрәев бик таләпчән укытучы, белемнәре белән бүлешергә әзер профессионал буларак бәяләде.

– Татар традицияләрендә, әби-бабайлар белән үстем. Шуңа да Казанга кайтып, монда нәрсәдер эшләү миңа саф һава сулаган кебек. Билгеле инде, бу эшнең җавап­лылыгы да зур. 20 ел ул – бик зур дата. Бу – легендар фестиваль. Аның бик күп чыгарылышларын карадым. Иң беренче булып барысын да берләштергән концепция уйлап табасым килде. Берсе артыннан берсе җырчылар чыгып чыгыш ясавын теләмәдем. Икенче яктан музыкаль спектакль ясыйсым килде. Тамашачы бу кичтә үзен туган көнгә килгән итеп хис итәргә тиеш. Тамашага шундый элементлар кертергә тырыштым, – ди Лина ханым.

Алып баручыларга килгәндә, быел да әлеге рольгә тамашачыларга яхшы таныш Искәндәр Хәйруллин белән Гөлназ Сәфәрова сайланган.
Бу кичтә тамашачылар 20 ел дәвамында иң еш яңгыраган җырларны тагын бер кат ишетә алачак.
– Шәхсән үзем «Барс-медиа» компания­сенә бик рәхмәтле. Олыгайган көнемдә, башыма яулык ябып, өйдә  оекбаш бәйләп, юк-бар сүз сөйләп утырмыйм. Шул компания ярдәмендә, картайган көнемдә дә бөтен шәһәрләр буйлап йөрим, – ди Хәмдүнә Тимергалиева.

Гадәттә, «Татар җыры» алдыннан берәр нинди интрига яисә артистлар арасында бәхәсләр туып ала, шул рәвеш­ле «барс»лылар тамашачыны җәлеп итә иде кебек. Быел алай булмас шикелле.
– Элек фестивальне күзәтеп бара идем һәм Россия эстрадасы белән чагыштырып, кешегә күрсәтерлек зур масштаблы фестиваль бар дип горурландым. Быел тыныч кына чыгып җырлап, «Татар Җырын» тыныч кына уздырачакбыз, – дип вәгъдә бирде Элвин Грей.
Язма басмага әзерләнгәндә, фестиваль узачак «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәге тамаша залының балконына – 10, амфитеатрга – 79, партерга 52 билет калган иде. Программаны диванга ятып, туры эфирдан карау мөмкинлеге дә булачак, дип вәгъдә бирде оештыручылар.

Лилия ЛОКМАНОВА

Реклама

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading