16+

«Татар журналисты булу өчен, рус әдәбиятын белү кирәк»

Моңа кадәр фәнни-гамәли конференциянең җыр-биюләр белән үрелеп барганы булмагандыр. Чарага килгән галимнәр, тел белгечләре дә конференциянең форматына гаҗәпләнделәр.

«Татар журналисты булу өчен, рус әдәбиятын белү кирәк»

Моңа кадәр фәнни-гамәли конференциянең җыр-биюләр белән үрелеп барганы булмагандыр. Чарага килгән галимнәр, тел белгечләре дә конференциянең форматына гаҗәпләнделәр.

Хәер, «Дәрвишләр бистәсе балалар иҗат үзәге» өстәмә белем бирү учреждениесендә оештырылган чаралар башкача уза да алмый торгандыр. Биредә «Укыту-тәрбия процессында балалар һәм яшьләр матбугатын куллану» республика фәнни-гамәли конференциясе узды.

«Туган телдә сөйләшергә дә, укырга да, язарга да кирәк»

Быел конференция икенче ел уздырыла, анда 200дән артык эш кабул ителгән. Укытучылар, мәктәп укучылары, студентлар «Татар журналистикасы тарихы сәхифәләре», «Татар журналистикасында мәгълүмати технологияләр», «Журналистикага беренче адымнар», «Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә вакытлы матбугат чараларыннан файдалану» кебек секцияләрдә катнаштылар. Быел, узган елдан аермалы буларак, тәрҗемә эшенә игътибар бирелгән. «Дөнья халыкларының үзара аңлашып яшәүләрендә һәм мәдәни багланышларның ныгуында тәрҗемә әсәрләренең тоткан урыны» дигән секция булдырылган. Конференциядә хәтта Якутиядән дә катнашканнар.

– 20гә якын эш Якутиядән килде, жюри әгъзалары якут телен аңлый алмагач, тәрҗемәче эзләдек. Тик алар безгә кирәк вакытта Якутиягә киткән булып чыкты. Кыскасы, эшләрне, Якутиягә җибәреп, тәрҗемә иттерергә туры килде, – дип, оештыру эшләре серләре белән уртаклашты Дәрвишләр бистәсе балалар иҗаты үзәгенең милли тәрбия бирүне үстерү бүлеге мөдире Ләйсән Антонова.
Галимнәр, тел белгечләре татар журналистикасы, әдәбият, яшьләрне сәнгатькә, иҗатка тарту турында фикер алыштылар. Казан федераль университеты профессоры Васил Гарифуллин әйтүенчә, бүген журналистика алдында милли кадрлар әзерләү мәсьәләсе проблема булып тора.
–Татар журналистикасы бүлегенә укырга керергә теләүчеләргә рус әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханы бирергә кирәк. Бу – авыр имтихан, бөтен белгечлек өчен таләп тә ителми, шуңа да аны сайлаучы аз. Икенче каршылык: журналистика бүлегендә бюджет урыннары бетте. Бер елга уку өчен түләү – 136 мең сум. Кыскасы, журналист булырга теләүчеләр саны үзеннән-үзе кимеде, – дип сөйли Васил Гарифуллин.

Шул ук вакытта журналистиканы үстерүгә көч куйган оешмаларның булуы да сөендерә. Быел «Яңа гасыр» каналы, конкурс уздырып, өч укучыны бушлай максатчан укытырга алынды. Аларга «Татмедиа» җәмгыяте дә кушылды, редакцияләр актив балаларны киләчәктә үзләрендә эшләр өчен укытырга булды, дәүләт тә журналистика өлкәсендә җиңү яулаган сәләтле балаларга белем алу мөмкинлеге тудырды. «Быел исә аз булса да бюджет урыннары булыр дип көтелә», – ди Васил Гарифуллин. Ул укучыларны конференция кысаларында укыту-тәрбия процессында медиа чаралар куллануны өйрәнергә, «Каурый каләм» бәйгесендә катнашырга да чакырды.
– Татарның үсеш стратегиясендә милли университет булдыруга кагылышлы бер пункт бар. Ул тормышка ашса, кадрлар әзерләү мәсьәләсе дә хәл ителер, – ди Васил Гарифуллин.

Нәрсә ул концерт?

Филология фәннәре докторы галим Хатип Миңнегулов бер ел эчендә биш чит илдә булырга өлгергән. Әлеге сәяхәтләре турындагы хис-кичерешләрен туплап, «Сәфәрләр» дигән китап та бастырырга җыена икән.
– Телне саклау ул шул телдә сөйләшү генә түгел, туган телдә сөйләшергә дә, укырга да, язарга да кирәк. Татарлар төрле илләрдә сибелеп яши. Читкә киткәч, татарлар үз телләрен онытмасыннар иде, чит телне өйрәнер алдыннан үз туган телеңне камил белергә кирәк, – диде Хатип Миңнегулов.

Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе турында да әйтми мөмкин түгел. Филология фәннәре кандидаты Әлфия Мотыйгуллина сүзләренчә, ул дәресләрендә, спорт белән татар телен бәйләр өчен, төрле алымнар куллана. Спорт белән шөгыльләнүче студентларга үзләре булган ярышлардан татар телендә репортажлар әзерләргә куша. Казан дәүләт мәдәният институты доценты Азат Зарипов та борчыган мәсьәләләр хакында сөйләде. «Театр дибез, нәрсә соң ул? Театр ул – бина, шул бинада спектакль куялар. «Эстрада җырчылары» дигәненең дә саф татарчасы сәхнә җырчысы була. Концерт сүзенең дә мәгънәсен аңламаганга, хәзер ул бер тамашага гына әйләнеп калды. Концертның төп мәгънәсе – ярыш. Бары бөтен залны үзеңә карата алсаң гына син концертта катнашырга хаклы, – дип аңлатты ул журналистикага беренче адымнарын атлаучы яшьләргә. Мәдәният өлкәсендә дә әлеге дә баягы кадрлар җитмәү проблемасы сизелә икән. – Халык театрларына бүгенге көндә 22 режиссер таләп ителә, ләкин театр бүлеген тәмамлаучыларның бу өлкәгә сирәге генә килә. Быел институтка актерларны да, Салават Фәтхетдинов төркеменә җырчыларны да җыймаячаклар. Аның каравы ниһаять, театр бүлегенә татарларны җыярга мөмкин булачак», – диде Азат Зарипов.

Конференциядә катнашучыларның чыгышларын туплап, җыентык бастырганнар. Әлеге республика конференциясен киләчәктә Россия күләмендә үткәрү нияте дә бар.

Автор фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мәдәният өлкәсендә журналист кадрлар әзерләү проблемасын күптән күтәрергә кирәк иде. Театр өлкәсендә генә түгел, ә музыка- җыр өлкәсендә мәгълуматлы журналистлар юк дияргә була. Журналистика бүлегендә мәдәният өлкәсендә эшләргә теләүчеләргә музыка грамотасын, музыка тарихын, һ.б. кертергә кирәк. Элеккеге заманда бар иде ул, күренекле музыка белгечләре укыта иде анда.

    Мөһим

    loading