16+

"Татарча диктант": "Текст бик авыр булмаса да, кайбер сүзләр дөрес язылдымы дигән шик бар"

25 ноябрь көнне дөнья күләмендә ел саен үткәрелә торган “Татарча диктант” акциясе КФУның Филогия һәм мәдәниятара багланышлар институтында башланып китте.  Төп мәйданчыкта диктантны КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Әлфия Йосыпова укыды. “Татарча диктант” акциясе грамоталы  язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны үз-үзен тикшерүгә юнәлтелгән чара.

"Татарча диктант": "Текст бик авыр булмаса да, кайбер сүзләр дөрес язылдымы дигән шик бар"

25 ноябрь көнне дөнья күләмендә ел саен үткәрелә торган “Татарча диктант” акциясе КФУның Филогия һәм мәдәниятара багланышлар институтында башланып китте.  Төп мәйданчыкта диктантны КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Әлфия Йосыпова укыды. “Татарча диктант” акциясе грамоталы  язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны үз-үзен тикшерүгә юнәлтелгән чара.

Быел ул 7нче тапкыр оештырыла. Акция берьюлы Россиянең һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә уздырыла һәм ул өч көн дәвам итә. Чарада һәркем бушлай, үз теләге белән катнаша ала. Татарстанда яшәүче милләттәшләребез татар язучысы, драматург, автор-башкаручы Зөлфәт Хәкимнең «1 сәгатьтә ничә мизгел бар?» әсәреннән, ә Россия төбәкләрендә катнашучылар Бөек Ватан сугышы ветераны, күренекле татар язучысы, тәрҗемәче, журналист, хәрби корреспондент Афзал Шамовның хатыннан, чит илләрдә катнашучылар исә татар язучысы, шагыйрь Разил Вәлиев әсәреннән өзек яздылар.

“Татарча диктант” акциясенә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Бөтендөнья татар конгрессының Милли советы әгъзасы Ринат Закиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев, “Gauga” солисты Оскар Юнысов һ.б. килде. 

“2016 елдан бирле Бөтендөнья татар конгрессы белән “Татарча диктант” акциясен оештыруда катнашабыз. Бу бик табигый, чөнки бүгенге көндә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты – турыдан-туры милли кадрлар әзерләүче югары уку йорты. Акциядә яшьләребездән кала өлкән яшьтәге кешеләр дә катнаша. Без күрәбез: әлеге акция белән кызыксыну бик зур. Әлбәттә, бу безнең телебезгә игътибарның, мөнәсәбәтнең нинди булуын күрсәтә торган факторлар. Киләчәктә дә безнең бу акциягә карата яңа фикерләр, яңа планнарыбыз бар, аналитик материаллар әзерлибез, алар буенча шулай ук фәнни эшләр дә башкарылыр дип уйлыбыз”, - дип уртаклашты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов. 

КФУның Филогия һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөгътәсимова әйтүенчә, диктантта катнашучылар ел саен бер төрле орфографик һәм пунктуацион  хаталар җибәрә. “Орфографик хаталарда бигрәк тә  кисәкчәләрнең язылышына игътибар итергә кирәк. Алар әйткәндә сүз белән бер басым астында әйтеләләр дә, язучылар аларны аерып торырга кирәк дип санамыйлар, ахрысы, шуннан хата китә. Тагын орфографиядән кайвакытта язучыларыбыз хәтта алынма сүзләрдә хата җибәрәләр, бигрәк гарәп-фарсы алынмаларында, мәсәлән, әмма, сәгать кебек сүзләрдә”, - дип дәвам итте ул.  

“Мин әлеге “Татарча диктант” акциясендә бик теләп катнашып киләм, ялгышмасам, быел инде дүртенче тапкыр катнашам. Бер елны диктант язган көнне юлга чыгарга кирәк булды, юлда барганда радио тыңлап язганым әле дә хәтердә. Быелгы текст бик авыр булмаса да, кайбер сүзләр дөрес язылдымы дигән шик булып алды, мәсәлән, кыйсмәттән сүзе. Бәлки әле бер-ике җирдә кызыл юлдан языласы җирен дә абайламаганмындыр. Мин бу акцияне яратам, үзеңне сынап та карыйсың, аудиториядә утырганда күңелле студент еллары, яшьлек тә искә төшеп китә. Шулай ук мондый чаралар массакүләм уздырылуы күңелне үстерә, туган телебезгә, мәдәниятебезгә, язучыларыбызга булган кадер-хөрмәтне арттыра, яшьләрнең бик теләп катнашуы да сөендерә”, - дип бүлеште Бөтендөнья татар конрессы Башкарма комитеты вәкиле Азат Садриев.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, һәрбер мәйданчыктагы филология белгече язмаларны бер ай дәвамында тикшереп, нәтиҗәләрен diktant.tatar сайтына куячак һәм һәр теләгән кеше сайтка кереп, үз билгеләре белән таныша алачак. 

Диктантны елдагыча “Туган тел” җыры белән тәмамладылар.

Минзәлия Вәлиева

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X