Продюсерлык үзәгенә килсәк, Ирада Әюпова министрлыкның шоу-бизнесны җайга салу максаты булмавын ассызыклады.
“Бизнес — бизнес инде ул. Без аны көйләргә җыенмыйбыз. Дөньяда бер генә дә андый система юк. Хәзер, шул исәптән республика мәйданнарына да, акчалары булган кешеләр эләгә. Һәрвакытта да сәләтлеләр димәс идем. Бу мәсьәлә сәләтләре булган яшьләргә ярдәм итә торган дәүләт системасы булдырудан гыйбарәт”, - дип аңлатты тармак җитәкчесе. Бу система авторлык хокукларын җайга салу белән дә шөгыльләнәчәк.
Продюсерлык үзәгенә килсәк, министр сүзләренчә, әлегә аның концепциясе әзерләнә.
Очрашуда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында милли опералар кую темасы да күтәрелде. Министрдан республикада бердәнбер музыкаль саналган театрда татар спектакльләре айга бер уйналу нормаль күренешме дип кызыксындылар.
Бу сорауны Ирада Әюпова көткән дә, көтмәгән дә төсле тоелды.
“Опера ул милләткә бәйле түгел. Ул билгеле бер кануннарга буйсына. Бу Италиядә нигез салынган сәнгать һәм операларның күпчелеге итальян телендә язылган. Мондый позициядән чыгып караганда, безнең бер генә дә милли операбыз юк. Чөнки минем аңлавымда милли опера ул — милли музыка кулланылган, милли инструментлар яңгыраш тапкан, милли музыка нигез итеп алынган опера”, - дип фикерләре белән уртаклашты Ирада Әюпова.
“Хәзергә милли опера бар. Һәр спектакль – иң кыйммәте. Спектакльләрнең 30 процентын тамашачы, калганын дәүләт субсидияли. Әгәр дә мин дәүләт заказын арттырам икән, театрның бюджетын да арттырырга тиеш булам. Дөньяда бер генә опера театры да, эксперименталь мәйданнардан кала, субсидия белән эшли. Хәзерге вакытта дәүләт заказы 110-116 спектакльдән гыйбарәт. Милли мәдәниятне барысыннан да бикләнеп кенә саклап калып булмый. Милли опера язылды икән, ул Татарстанда гына яңгырый алмый. Опера театрына кешеләр телне тыңларга түгел, сыйфатлы музыка тыңларга дип килә”, - дип искәртте министр.
Комментарийлар