16+

Татарстан чаңгычылары сынатмый

Россия Кубогы ярышларыннан республикага 5 медаль кайтты.

Татарстан чаңгычылары сынатмый

Россия Кубогы ярышларыннан республикага 5 медаль кайтты.

11-15 декабрьдә Чусовой шәһәрендә (Пермь крае) “Металлург” чаңгы базасында чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының II этабы, атказанган спорт остасы, Олимпия чемпионы Михаил Девятьяров призларына Бөтенроссия ярышлары узды.

Татарстан спортчылары чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогы этабында биш медаль яулады. Бу хакта "ШК" хәбәрчесенә Татарстан Чаңгы узышлары федерациясе матбугат хезмәтеннән җиткерделәр.

Аерым уңышларга килгәндә, спринтта Мария Давыденкова белән Владимир Фролов – бронза, классик ысул белән 10 чакрым арага ярышта Алия Иксанова һәм кабат Мария Давыденкова (персьют – 10 чакрым) – көмеш,  Сергей Ардашев (персьют – 15 чакрым) алтын медаль яулады.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading