16+

Татарстан Чехия аша Европага үрмәли

Россия Федерациясенең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән аның коллегасы Марта Новакова рәистәшлегендә Россия-Чехия хөкүмәтара комиссия утырышы үткәрелә. Анда икътисад, сәнәгать һәм фәнни-техник өлкәләрендә хезмәттәшлек мәсьәләләре карала.

Татарстан Чехия аша Европага үрмәли

Россия Федерациясенең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән аның коллегасы Марта Новакова рәистәшлегендә Россия-Чехия хөкүмәтара комиссия утырышы үткәрелә. Анда икътисад, сәнәгать һәм фәнни-техник өлкәләрендә хезмәттәшлек мәсьәләләре карала.

– Әлеге киңәшмә Татарстанның, Россия Федерациясе төбәге буларак, Чехия белән ныклы хезмәттәшлек перспективалары барлыгы турында сөйли, – диде Лилия Галимова.
Чехия Республикасы делегациясе «Машина төзелеше. Металл эшкәртү.

Казан» күргәзмәсендә була. Бу күргәзмәдә Чехиядән дә 12 компания катнаша. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КамАЗ» йөк машиналарын Чехия базарына чыгару турында да сөйләшү алып бара. Чехия безнең республикага 84,9 миллион доллар инвестиция керткән. Делегация Казандагы «Химград» технополисы белән танышачак.

Россия аэропортларына бөек шәхесләрнең исемнәрен бирү буенча тавыш җыю проектына 4 декабрьдә йомгак ясалды. «Казан» халыкара аэропортына – татар шагыйре Габдулла Тукай, ә «Бегишево» халыкара аэропортына, «Түбән Кама нефтехим» предприятиесен торгызган һәм беренче җитәкчесе булган Николай Лимаев исемнәре күпчелек тавыш җыйган.
Россиядә киләсе елдан җиде төбәктә, шул исәптән Татарстанда ярлыларны бетерү буенча сынау-тәҗрибә проекты башлана.
– Татарстанда ярлылар 7,7 процентны тәшкил итә, бу – 300 мең кеше. Татарстанда хәл чагыштырмача яхшы, кайбер төбәкләрдә ярлылар бездәгедән ике мәртәбәгә күбрәк, – диде Лилия Галимова.
Шушы җәһәттән мин республикадагы кайбер авылларда инде колхозлар да, агропредприятиеләр дә булмаганлыгын искә төшердем.

–Эш урыны юк, димәк, кеше ярлы дигән сүз. Колхозлары, агропредприятиеләре булмаган авылларны барлап, берәр программа кабул ителсен иде, – дип борчылып, сорау бирдем.
– Авылларда гаилә фермалары оештыруда ярдәм күрсәтелә. Шулай да бу сорауны республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгына юлларга кирәк. Килешәм, эш урыны булмаган кеше – ярлы, – дип җавап кайтарды Лилия Галимова.

Татарстанда социаль челтәрләрдәге мәгълүматны барлап-күзәтеп тору буенча «Инцидент-менеджмент» системасы эшли башлады.
– Кара-начар хәбәрләр теркәү үзмаксат түгел, гражданнарның социаль челтәрләр аша җибәрелгән барлык мөрәҗәгатьләре теркәлә. Бу гражданнарны нинди мәсьәләләр борчуы турында белеп тору өчен зарур, – дип аңлатты Лилия Галимова.

Иннополиста 1 декабрьдә 35 яшьлек укытучы Денис Хлякин вафат булган. Лилия Галимова сөйләгәнчә, авыру егеткә ашыгыч медицина ярдәме машинасы ике мәртәбә килгән. Беренчесендә Денис сырхауханәгә барудан баш тарткан. Икенче мәртәбә чакыртуда медиклар авыруны Югары Ослан район сырхауханәсенә алып киткән. Авыру җитди булганлыктан, Денис шәһәрнең 7нче сырхауханәсенә озатылган, кызганыч, аның гомере өзелгән.

– Медицина тикшерүләреннән, табиблар сүзеннән баш тартырга кирәкми. Иннополиста 2019 елда ашыгыч медицина ярдәме подстанциясе ачу планлаштырылган. Шушы күңелсез хәлдән соң Татарстан Президенты Иннополис шәһәрчегендә ашыгыч медицина ярдәме подстанциясен ачуны тизләтергә боерды, –диде Лилия Галимова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X