16+

Татарстан Президенты, Осиноводагы фаҗигане искә төшереп, кисәтү ясады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов районнар башлыкларына хуҗасыз хайваннарны аулау һәм аларны приютларга урнаштыру эшен оештырырга кушты. Моның өчен Татарстан Хөкүмәте муниципальара учреждениеләрне формалаштырачак.

Татарстан Президенты, Осиноводагы фаҗигане искә төшереп, кисәтү ясады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов районнар башлыкларына хуҗасыз хайваннарны аулау һәм аларны приютларга урнаштыру эшен оештырырга кушты. Моның өчен Татарстан Хөкүмәте муниципальара учреждениеләрне формалаштырачак.

Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Бүген Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов Осиново авылында булган хәлгә аерым тукталды, анда бер төркем эт 11 яшьлек балага һөҗүм иткән. Малайга операция ясадылар, хәзер ул реанимациядә ята.

«Президент районнар башлыкларына тиешле хезмәтләр белән берлектә караучысыз хайваннарны аулауны оештыруны һәм аларны приютларга урнаштыруны катгый йөкләде. Кешеләрнең, бигрәк тә соңгы вакытта даими рәвештә хуҗасыз хайваннарның корбаннары булучы балаларның гомере өчен куркыныч тудырырга ярамый», — диде Галимова.

Аның сүзләренчә, системалы эшне оештыру өчен муниципальара приютлар булдырылачак, бу эш өчен республика Хөкүмәте җавап бирәчәк.

2021 елның 1 кварталында гына да республикада караучысыз хайваннардан 1 196 кеше зыян күргән. Бу медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итүчеләрнең статистикасы. Хуҗасыз хайваннардан зыян күрүчеләрнең мөрәҗәгатьләре саны 20 районда, барыннан да бигрәк республиканың алты районында арткан.

Чыганак: Татар-информ

Президент чыгышын безнең Телеграм-каналда карарга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Балаларга гына тугел, ач урам этлэре зурларга да ташлана монда. Авылларда вообще урамга чыгып булмый башлаган иле бит инде.

    Мөһим

    loading