16+

 Татарстан Президенты әйткәч, республикада хәзер бөтен кеше «архитектор»

 Республикада паркларны һәм ишегалларын 2023 елның төзекләндерү планына кертү буенча онлайн тавыш бирү оештырылды.

 Татарстан Президенты әйткәч, республикада хәзер бөтен кеше «архитектор»

 Республикада паркларны һәм ишегалларын 2023 елның төзекләндерү планына кертү буенча онлайн тавыш бирү оештырылды.

Тавышның күп булуы файдасы

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә әлеге чарага йомгак ясалды, төзекләндерү эшләре белән таныштырылды.

 Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җәмәгатьчелек мохитен һәм ишегалларын төзекләндерер алдыннан халык фикерен өйрәнергә кушкан иде.

— Парклар һәм ишегаллары буенча тавыш бирү 2018 елдан башлап үткәрелә, бу чара популярлык яулый бара. Узган ел тавыш бирүдә 170 мең кеше катнашкан булса, быел әлеге сан 207 меңгә җитте. Республикада 2023 елдагы төзекләндерү планына 204 парк һәм 200 ишегалды тәкъдим ителде. Татарстанда быел 1212 ишегалды капиталь төзекләндерелә, эшләр инде 45 процентка башкарылды,-диде республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов.

“Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына аңлатма биреп, Алексей Фролов:”Быел республикада 2 миллиард сумга 60 парк яңартыла. Киләсе елгы планга тәкъдим ителгән 204 паркның барысында да эш башланмаска мөмкин, ләкин алар беренчел исемлеккә алынды. Тавыш бирүдә иң күп тавыш җыйган 200 ишегалды исә, 2023 елның төзекләндерү планына “тимер-бетон” рәвештә керә”,-диде.

 Чулман “диңгезе”

 Татарстанда шәһәр мохитен үстерү программасы кураторы Наилә Зиннәтуллина сөйләгәнчә, Кукмарада Нурминка елгасы буен, Буада үзәк мәйданны, Лениногорскийда “Мәхәббәт” паркын төзекләндерү эшләре киләсе елда тәмамланачак. Әлмәттә шәһәр күле буе, Алабугада Шишкин буасы, Арчада Коммуна урамын, Болгарда “Болгар-Спасс” социаль-мәдәни үзәген төзекләндерү бара.

— Балык Бистәсендә “Чулман-Яр” пляжы төзекләндерелә. Ул Лаештагы “Камское море” пляжын халыктан беркадәр бушатырга ярдәм итәчәк. Су коенырга, кызынырга һәм ял итәргә Балык Бистәсенә дә килеп була. Лаешта Совет урамы төзекләндерелә, Чулман елгасы буенда экстрим парк төзелә. “Зөләйха күзләрен ача” фильмы төшерелгән урын туристлык ноктасына әверелдерелә. Җәмәгатьчелек мохитен төзекләндерү проектларын әзерләгәндә Татарстан архитекторлары һәм студентлар да катнаша,-диде Наилә Зиннәтуллина.

 Йорты да, ишегалды да үзебезнеке

 “Безнең ишегалды” республика программасы кураторы Арина Петрова сүзләренә караганда, республикада ике елда гына да 2 167 ишегалды комплекслы төзекләндерелгән.

— Ишегалларын капиталь ремонтлаганда төзекләндерү мәйданында сызымнар тоткан архитекторны да, гади кешене дә очратырга мөмкин. Алар шул йортта яши, шунлыктан, ишегалларын матур итеп күрергә тели. Халык тарафыннан әйтелгән артык фикерләр дә исәпкә алына. Кайчак кызу бәхәсләр дә куба: бер подъезд яшеллек тели, ә икенче подъездга машиналар урыны кирәк. Ишегалларын бар якны да канәгатьләндерерлек чишелешләр табып төзекләндерергә омтылабыз,-диде Арина Петрова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading