16+

Татарстанда бүген Президентны гына түгел, җирле депутатларны да сайлыйлар

Бүген,13 сентябрь — Бердәм тавыш бирүләр көне.

Татарстанда бүген Президентны гына түгел, җирле депутатларны да сайлыйлар

Бүген,13 сентябрь — Бердәм тавыш бирүләр көне.

Республика халкы Президентын сайлый. Әлеге вазыйфага “Бердәм Россия” партиясеннән Рөстәм Миңнеханов, ЛДПР сәяси партиясеннән Владимир Сурчилов, “Россия коммунистлары” сәяси партиясеннән Альфред Вәлиев, “Гадел Россия” сәяси партиясеннән Альмир Михеев, “Үсеш партиясе”ннән Олег Коробченко дәгъва кыла. Сүз уңаеннан, Татарстаннан тыш, Россиянең тагын 18 субъектында губернаторлар сайлана.

Шулай ук  Түбән Кама һәм Алабуга сайлау округларында РФ Дәүләт Думасына өстәмә депутатлар сайлау бара.

Түбән Кама сайлау округында депутатлыкка Олег Морозов, Илнар Сираев, Андрей Колосов, Николай Барсуков, Леонид Стражников кандидат булып исәпләнә.

Алабуга бер мандатлы округында Ильяс Валеев, Артем Григорьев, Елена Сбитнева, Тимур Шәһвәлиев депутат булырга теләк белдергән.

Әлеге кандидатлар өчен алдагы ике көндә, ягъни 11 һәм 12 сентябрьдә дә тавыш бирергә мөмкин иде. Ә менә муниципаль депутатлар өчен бүген генә тавыш бирү мөмкинлеге бар.

Моннан тыш, бүген Казан шәһәр Думасына да сайлаулар була. Билгеле булганча, Дума 50 депутаттан гыйбарәт. Шуларның яртысы партия исемлеге буенча, калганнары бер мандатлы округлар буенча сайлана. Дүртенче  чакырылыш Казан Думасы депутатлары, алдагы еллардагы чакырылышлар кебек үк, биш ел эшләячәк. Сайлаулар тәмамланганнан соң депутатларга кала мэрын сайлап кую бурычы куела.

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading