16+

"Татарстанда эпидемиологик хәл тотрыклы"

Бүген Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенең 23 очрагы теркәлгән.

"Татарстанда эпидемиологик хәл тотрыклы"

Бүген Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенең 23 очрагы теркәлгән.

Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, республикада яңа коронавирус инфекциясенең 6835очрагы ачыкланган. Көнлек үсеш 0,4 процент тәшкил итә.

- Гомумән алганда, эпидемиологик хәл республикада тотрыклы. Әмма без профилактика чаралары хакында онытырга тиеш түгел, - диде Марина Патяшина.

Билгеле булганча, Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенең  беренче очрагы 15 мартта ачыкланган иде. Әлеге инфекция безне битлекләр киеп йөрергә, ешрак кулларны юарга өйрәтте. Моны Марина ханым да искәртеп узды.

- Август бәйрәм чараларына бай булды. Сентябрьдә  балалар, студентлар, яңа хезмәт коллективлары формалашуга карата борчылсак та, авырулар саны арту күзәтелми, - диде Марина Патяшина.

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading