16+

Татарстанда эшләүче яшьләр слеты старт ала

19-21 февральдә Боровое Матюшинода урнашкан “Идел” яшьләр үзәгендә семинар-тренинг форматында республиканың эшләүче яшьләре слеты узачак.

Татарстанда эшләүче яшьләр слеты старт ала

19-21 февральдә Боровое Матюшинода урнашкан “Идел” яшьләр үзәгендә семинар-тренинг форматында республиканың эшләүче яшьләре слеты узачак.

Чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелүче “Наше время-Безнең заман” IX эшләүче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленә әзерлек кысаларында узачак.
Республиканың эшләүче яшьләре слеты фестивальнең потенциаль катнашучылары – моңа кадәр “Наше время-Безнең заман”да булмаган оешма хезмәткәрләре өчен уздырылачак.

Семинар-тренинг үз эченә Россиянең әйдәп баручы сәнгать осталарыннан лекцияләр һәм практик дәресләрне, мастер-класслар һәм тренингларны, шулай ук эшлекле уеннар, мәдәни программа, түгәрәк өстәлләрне ала. Чара кысаларында “Наше время-Безнең заман” фестиваленең Гран-при ияләре һәм җиңүчеләре белән иҗади очрашулар да оештырылачак.

Семинарда катнашучылар өчен мастер-класслар белән түбәндәгеләр чыгыш ясаячак: Заманча сәнгать институтының эстрада-джаз җыры кафедрасы мөдире, Беренче каналның музыкаль проектлары вокал режиссеры Марина Полтева (Мәскәү); куючы режиссер Дмитрий Платонов (Мәскәү); “Сдвиг” Казан театрының сәнгать җитәкчесе, “Сәнгатьтәге казанышлары өчен” Райкин исемендәге премия лауреаты Александр Фельдман; Мәскәүнең “Сәхнә практикалары үзәге” җитәкчесе, куючы хореограф Владимир Аносов; “Дорога из города” бию театры студиясе сәнгать җитәкчесе Лилия Баһаветдинова һ.б.

“Наше время-Безнең заман” проекты җитәкчесе Айдар Гайнетдинов хәбәр иткәнчә, чарада катнашу бушлай. “Семинар-тренинг программасы шактый киң. Без быел шулай ук караоке-батл буенча интеллектуаль уеннар да өстәргә телибез. Бүгенге көндә Татарстан Дәүләт Советы, УФСИН, Дәүләт архивы, “Татспиртпром”нан һәм башка оешмалардан гаризалар кабул ителгән. Бу очракта безгә Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Яшьләр эшләре министрлыгы, Һөнәр берлекләре федерациясе, Республика оешмалары һәм предприятиеләре яшьләр берлеге зур ярдәм күрсәтә”, – дип билгеләп үтте Айдар Гайнетдинов.
Аның әйтүенчә, мондый семинарлар республикага бик кирәк, чөнки алар аша “Наше время-Безнең заман” фестивалендә бер тапкыр да катнашмаган Татарстанның эшләүче яшьләре катнашу шартлары турында кирәкле белемнәр ала һәм конкурста җиңүгә өметләрен арттыра.
“Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый семинар-тренингларда катнашучылар берничә айдан фестивальгә әзер командалар белән килә һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешә”, – диде А.Гайнетдинов.

Оештыручылар семинарда барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәләчәк дип ассызыклый.
Исегезгә төшерәбез, “Наше время-Безнең заман” фестивале эшләүче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга, эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән. Ул коммерция максатларын күзалламый һәм социаль-әһәмиятле дәүләт проекты булып тора. Фестивальдә катнашу бушлай.
Татарстан Республикасы учреждениеләре һәм предприятиеләре, милек формасына карамастан, фестивальдә катнашу өчен аерым башкаручылар яки команда җибәрә. Алар үз номерларын “Музыкаль юнәлеш”, “Бию юнәлеше”, “Дан минуты” (“Минута славы”), “Предприятиенең визитка-презентациясе” номинацияләрендә күрсәтә.

Фестиваль җиңүчеләре һәм лауреатлары кубоклар, дипломнар, истәлекле бүләкләр, акчалата премияләр белән бүләкләнә. Фестивальнең Гран-при иясе диплом, Татарстан Республикасы Президентының Күчмә кубогы һәм акчалата премия белән бүләкләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading