16+

Татарстанда хәерчелеккә каршы көрәш башланды

Быелдан Татарстан хәерчелеккә каршы көрәш проектында катнашачак, яңа категория – пенсия яшенә якынлашып килүчеләрнең эш базарындагы хокукларын яклауга зур игътибар биреләчәк, пособиеләр артачак...

Быелдан Татарстан хәерчелеккә каршы көрәш проектында катнашачак, яңа категория – пенсия яшенә якынлашып килүчеләрнең эш базарындагы хокукларын яклауга зур игътибар биреләчәк, пособиеләр артачак...

Узган елга йомгак һәм киләсе елга бурычлар хакында Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында сөйләштеләр.

Демография

 Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, иң мөһиме: демография һәм хезмәт базары белән бәйле сораулар. 2018 елның гыйнвар-ноябрь айлары нәтиҗәләре буенча республикада барлыгы 42 648 бала дөньяга аваз салган. “Ике ел дәвамында туучылар саны азрак күзәтелсә дә, былтыргы белән чагыштырганда бу күрсәткеч 3,7 процентка гына кимрәк. Татарстан “Демография” илкүләм проектында актив катнаша. Боларга өстәп үз программаларын да тәкъдим итте. Республикада 38 дәүләт программасы гамәлдә. Аеруча авыл җирендәге балалы яшь гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү нәтиҗәләрен бирә. 2018 елдан авыл җирендә кимендә өч ел яшәгән 25 яшькәчә хатын-кызга беренче баласын тапкан өчен 50 мең сум, 29 яшькәчә өченче баласын табучыларга 100 мең сум дәүләт ярдәме каралган. Күпләр бу акчаны памперсларга гына түгел, торак шартларын яхшыртуга, ипотека кредитларын түләүгә файдалана”, – ди Эльмира Зарипова.

Бу ярдәм республика бюджетыннан 2016 хатын-кызга бирелгән. Программаның демографиягә тәэсире дә юк түгел. Әйтик, былтыр демографик хәл катлаулы булып саналган Әтнә, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагында беренче бала табучылар саны арткан. Ә Баулы, Бөгелмә, Кукмарада гаиләдә өченче балалар шактый туган. Беренче бала өчен түләнә торган пособиенең суммасы 400 сумга арткан. Хәзер ул аена 8896 сумны тәшкил итә.

 Эш

 Гадәттәгечә, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе түбән. Мәшгульлек үзәкләрендә 10 мең кеше чиратта тора. Алар өчен бүген 38 мең вакансия ачык. Аеруча төзелеш, транспорт, сәүдә, медицина өлкәсендәге тар белгечләргә ихтыяҗ зур. Татарстанда 2018 елның гыйнвар-октябрь аена уртача хезмәт хакы 34 041, 5 сумны тәшкил итә. Бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 8,4 процентка арткан.  

Татарстанда инвалидларны эшкә урнаштыруга да зур игътибар бирелә.
Министр әйтүенчә, безнең республикада эшкә сәләтле яшьтә булган инвалидларны эшкә урнаштыру күрсәткечләре югары. Россия буенча уртача күрсәткеч 26 процент булса, бездә ул 31 процент. Былтыр гына да мәшгульлек үзәкләре аша 1856 инвалид эшле булган.

Яңа категория

 Пенсия реформасы белән бәйле рәвештә быелдан яңа категория кешеләр барлыкка килде – пенсия яшенә якынлашып килүчеләр. Бу төргә 55-60 яшьлек хатын-кызлар һәм 60-65 яшьлек ир-атлар керә. Аларның хезмәт базарындагы хокукларын яклауга зур игьтибар биреләчәк. Бүген Татарстанда пенсия яшенә якынлашып килүче 27 меңгә якын кеше исәпләнә. Алар 9 меңгә якын оешмада хезмәт итә. Пенсия яшенә җитүче 100дән артык хезмәткәре булган предприятиеләрдә махсус консультация үзәкләре булдырылачак. Республиканың премьер-министры Алексей Песошин исә пенсия яшенә якынлашып килүче кешеләрнең эшкә кагылышлы сораулары буенча “кайнар элемтә” оештырыга да кушты.
 
Өлкәннәр

Өлкән кешене тәрбиягә алу программасы республикада 2016 елдан бирле гамәлдә. Шул вакыт эчендә барлыгы 33 районда 37 өлкән яшьтәге кеше гаиләле булган. “Бер интернатта 20-25 кеше исәпләнә дип алсак, гаиләгә алынган 33 кеше тулы бер интернатны тәшкил итә. Бу кешеләр үз гаиләләрен тапкан дигән сүз. Алар балалар, үзен кайгырткан кешеләр арасында яши. Өлкәннәрне тәрбиягә алган гаиләләргә 4000 сумнан алып 8000 сумга кадәр пособие түләнә“, – ди Эльмира Зарипова.
Өлкән яшьтәгеләргә өйгә килеп хезмәт күрсәтүгә дә аерым игътибар бирелә. Былтыр 11 ай эчендә шул рәвешле 17 меңнән артык кешегә социаль ярдәм күрсәтелгән. Быелдан авыл җирендә яшәүче өлкәннәргә хезмәт күрсәтүне тагын да сыйфатлырак итмәкчеләр. Район үзәкләреннән 100 километр тирәсе ераклыкта урашкан авылларда ялгызы гына яшәүчеләр шактый. Аларга социаль хезмәт күрсәтү өчен 43 машина бүлеп бирергә җыеналар, дип хәбәр иттеләр коллегиядә.
 
Хәерчелеккә каршы көрәш

Социаль яклау өлкәсендә тагын бер яңалык – Россия Президентының май указларын гамәлгә ашыру җәһәтеннән, быелдан Татарстан 2024 елга кадәр хәерчелекне киметү буенча пилот проектында катнашачак. Татарстанда быелның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы яшәү минимумына җиткерелде, хәзер ул 11 280 сумны тәшкил итә. Бездә яшәү минимумыннан түбәнрәк керемнәре булган 299 мең кеше исәпләнә. Аларның 95 проценты балалы гаиләләр. Эльмира Зарипова аңлатуынча әлеге пилот проекты кысаларында хәерчелекнең сәбәпләренә һәм структурасына анализ ясалачак, ярлы гражданнарның реестры булдырылачак, керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гражданнар санын киметү буенча чаралар күреләчәк.

Бу уңайдан, Бөтендөнья Банкы белән Татарстан Хөкүмәте арасында Меморандум имзаланды. «Хәерчелек белән көрәш ул ташламалар, пособиеләр генә түләү түгел, бу тиешенчә хезмәт хакын түләү, белем алу мөмкинлеген тудыру, яхшы социаль инфраструктура. Программаның кемгә, ничек ярдәм итәчәген аңлар өчен, яңа методологик эш оештырырга кирәк. Бу пособиеләр генә түгел, эш урыннары белән тәэмин итү дә булырга мөмкин”, – диде Эльмира Зарипова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading