16+

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр дә, яңа вирусны йоктыручылар да артты

Татарстанда бүген коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр саны тагын икегә артты. Шулай итеп, республикада яңа вирустан үлүчеләр саны 81гә җитте.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, үлүчеләрнең берсе - 1944 елда туган Казан кешесе республика йогышлы авырулар клиникасында, икенчесе - 1943 елда туган хатын-кыз Яшел Үзән Үзәк хастаханәсендә вафат була.

Ә ул арада республикада узган тәүлек нәтиҗәләре буенча коронавирус йоктыручылар саны тагын 27 кешегә артты. Өч кеше хастаханәгә озатылган. 

География:
1.    Казан – 17
2.    Чаллы – 2
3.    Югары Ослан – 1
4.    Түбән Кама – 1
5.    Нурлат – 2
6.    Питрәч – 1
7.    Саба – 2
8.    Тукай – 1

пандемия башланганнан бирле Татарстанда COVID-19 диагнозы 7364 кешедә теркәлгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading