Шәһри Казан

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны буенча алда барган шәһәрләрне атадылар

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, Татарстанда 71 пациент үпкәләрнең ясалма вентиляциясендә кала бирә. Ул әлеге санга барлык авыр хәлдәге пациентлар керә, COVID-19 белән генә түгел, дип ассызыклады.

Шулай ук Жаворонков пандемия барышында Татарстан табибларының яңа вируска каршы көрәш буенча җитди тәҗрибә туплаулары турында сөйләде.  Бу хакта ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләде.

- Иң башта ук коронавирус белән чирләүче авыруларны дәвалау өчен республика сәламәтлек саклау өлкәсендә әйдәүче булган дәва бирүче оешмалар: Республика йогышлы авырулар хастаханәсе, 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсе һәм республика клиник хастаханәсе сайлап алынган иде, - дип искәртте министр урынбасары. - Алар иң авыр пациентларны кабул итә һәм иң зур тәҗрибәгә ия.  

Реклама

Аның сүзләренчә, медицина җәмәгатьчелеге хәзер билгеле бер тәҗрибә туплаган. Берничә атна элек ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына Әфганстан сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре элемтәгә чыккан. Татарстан белгечләре хезмәттәшләре белән эпидемия белән көрәшү тәҗрибәсе белән уртаклашканнар, бу юнәлештә әфган табиблары әлегә авырлыклар кичерә икән.

Владимир Жаворонков Казан, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрен коронавирус һәм әлеге чирдән үлүчеләр саны буенча антирейтингны җитәкли дип билгеләп үтте. Нәкь менә шул төбәкләр исәбенә 15 үлем очрагы туры килә. Шул ук вакытта COVID-19 ачыкланган 11 район да табибларның катгый контролендә, алар урындагы җитәкчеләр белән әлеге эпидемиологик вәзгыять буенча сөйләшү алып баралар, барлык очрак та җентекләп анализлана.

Лилия Гайнуллина

Фото: https://pixabay.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: