16+

Татарстанда коронавирустан тугызынчы кеше вафат булган (яңа статистика)

Татарстанда коронавирустан тагын бер кеше вафат булды. Бу юлы Яшел Үзән кешесе. Узган тәүлектә исә 71 кешедә яңа вирус табылган.

Татарстанда коронавирустан тугызынчы кеше вафат булган (яңа статистика)

Татарстанда коронавирустан тагын бер кеше вафат булды. Бу юлы Яшел Үзән кешесе. Узган тәүлектә исә 71 кешедә яңа вирус табылган.

71 очракның бары берсе генә - чит төбәктән кайтучы кеше, калганнары - моңарчы авыручылар белән контакта булучылар. 24 кеше хастаханәгә оазтылган.

География
1. Казан – 45
2. Чаллы – 17
3. Апас – 2
4. Арча – 2
5. Балтач – 1
6. Биектау – 1
7. Түбән Кама – 1
8. Питрәч – 2

Шулай итеп, 21 майга Татарстанда 2546 кешедә коронавирус ачыклануы билгеле булды. Кызганыч, тугыз кеше вафат булды.

Тугызынчысы - 1950 елда туган Яшел Үзән кешесе. 11 майда ул хастанханәгә китерелә, ИВЛга тоташтырыла. 13 майда РКБга күчерелергә тиеш була, кызганыч, хәле авыр булу сәбәпле, аны Казанга алып килә алмыйлар. Шул ук көнне вафат та була. Тикшерүләр нәтиҗәсендә аның яңа вирустан үлүе ачыклана.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, дуслар!

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading