16+

Татарстанда, мәктәп бәдрәфе ишелеп, бер ирнең гомере өзелгән

Фаҗига кичә Теләче районында булган. 55 яшьлек слесарь мәктәпнең урамдагы иске бәдрәфен сүткәндә һәлак булган, дип хәбәр итә Татарстанның тикшерү комитеты.

Мәктәп директоры хуҗалык эшләре мөдире, ишегалды җыештыручы һәм мәктәпнең слесаренә ишегелдында урнашкан иске бәдрәфне сүтәргә күрсәтмә биргән булган. Демонтаж вакытында аның дивары слесарьнең өстенә ишелеп төшкән. Авыр тән җәрәхәтләре алган ир хастаханәдә вафат булган.

Эшчеләр әлеге эш алдыннан инструктаж үтмәгән һәм аларның саклану чаралары да булмаганлыгы мәгълүм. Фаҗигадан соң мәктәп җитәкчелеге алдагы көн даталары белән инструктаж үткәрелү турындагы документлар әзерли башлаган, дип хәбәр итә ведомоство. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара һәм җинаять эше ачу турындагы мәсьәлә хәл ителә.

Фото: tatarstan.sledcom.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading