Министрлык мәгълүматларына караганда, Татарстанда яшәүче 54 554 кеше үзмәшгуль булып теркәлгән, шулай ук бездә башка төбәкләрдән алты меңләп кеше үзмәшгуль статусына ия булган.
Скопировать ссылку
Министрлык мәгълүматларына караганда, Татарстанда яшәүче 54 554 кеше үзмәшгуль булып теркәлгән, шулай ук бездә башка төбәкләрдән алты меңләп кеше үзмәшгуль статусына ия булган.
Татарстанда үзмәшгуль буларак теркәлүчеләр саны 60 меңнән артып киткән. Бу хакта Татарстанның Икътисад министрлыгы хәбәр итә.
Министрлык мәгълүматларына караганда, Татарстанда яшәүче 54 554 кеше үзмәшгуль булып теркәлгән, шулай ук бездә башка төбәкләрдән алты меңләп кеше үзмәшгуль статусына ия булган.
Үзмәшгуль булып теркәлүчеләрдән кергән салым инде 88,6 миллион сум тәшкил итә. Шунысы да бар, теркәлүчеләрнең 80% диярлек моңа кадәр рәсми рәвештә эш алып бармаган һәм, аңлашылганча, бернинди салым түләмәгән.
Аңлашыла ки, үзмәшгуль булып теркәлүчеләр арасында Казан беренче булып бара - 16 меңләп кеше хәзер башка статуста, рәсми рәвештә акча эшли. Яр Чаллыда андыйлар саны - 8 меңләп, Түбән Камада - 3 меңгә якын, Әлмәттә - 2,7 мең, Яшел Үзәндә 2,1 мең кеше тәшкил итә.
Комментарийлар