16+

 Татарстанга Донбасстан тагын бер поезд күченеп килергә мәҗбүр булган кешеләр килеп төште

 Бөек Ватан сугышы елларында хәзерге Балык Бистәсе районының (элекке Кызыл Йолдыз) Күки авылына Эстониядән 20 гаилә эвакуацияләнгән булган.  Авыл халкы аларны җылы кабул итеп, барлы-юклы мөлкәте белән бүлешкән. Туган якларына кузгалганда эстоннар, елашып аерылышкан, авыл халкына рәхмәт әйткән.

 Татарстанга Донбасстан тагын бер поезд күченеп килергә мәҗбүр булган кешеләр килеп төште

 Бөек Ватан сугышы елларында хәзерге Балык Бистәсе районының (элекке Кызыл Йолдыз) Күки авылына Эстониядән 20 гаилә эвакуацияләнгән булган.  Авыл халкы аларны җылы кабул итеп, барлы-юклы мөлкәте белән бүлешкән. Туган якларына кузгалганда эстоннар, елашып аерылышкан, авыл халкына рәхмәт әйткән.

Тормышта шуңа охшаш хәл тагын кабатлана. Казанга 3 апрельдә Донбасстан күченергә мәҗбүр булган 486 кеше килде. Аларның-112се балалар. Күченеп килергә мәҗбүр булган кешеләр кунакханәләргә, хостелларга һәм шифаханәгә урнаштырылды. Башкала мэры Илсур Метшин бизнес вәкилләрен һәм казанлыларны донбасслыларга гуманитар ярдәм күрсәтергә чакыра. Шәһәр предприятиеләренә эшкә урнаштыруда булышу зарурлыгын да искәртте ул.

— Иң мөһиме-бу кешеләрнең тормыш ихтияҗларын тәэмин итү,-диде мэр Илсур Метшин.- Әлеге уңайдан, беренче ярдәм күрсәткәннәре, күченеп килгәннәрне гигиена әйберләре-шампуньнар, теш щеткалары, сабын белән уртаклашканнары өчен кунакханә бизнесы вәкилләренә рәхмәт! 

Шулай ук, мэр Илсур Метшин каршы алуны һәм урнаштыруны оештырган республика хакимияте органнарын, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгын, хокук саклау органнарын, медицина учреждениеләрен рәхмәт хисләрендә телгә алды.

— Качакларга шәһәр халкы да ярдәм итә ала. Күченеп килгән кешеләргә кирәкле әйберләр исемлеген “Игелекле Казан” (“Добрая Казань”) сайтында табарга була. Алар бернәрсәсез килде. Сайт мохтаҗларга ярдәм итү өчен махсус булдырылды,-диде шәһәр башлыгы.

Илсур Метшин күченеп килергә мәҗбүр булган кешеләрне эш урыннары белән тәэмин итүнең аеруча җитди мәсьәлә булганлыгын әйтте. Бу эшкә шәһәрнең муниципаль унитар предприятиеләрен, “Казэнерго”ны, төзекләндерү предприятиеләрен, төзелеш оешмаларын, социаль учреждениеләрне һәм башка предприятиеләрне кушылырга өндәде.

— Тиешле һөнәри күнекмәләре һәм белемнәре булган һәркемгә эшләргә мөмкинлек бирәчәкбез. Ә менә балаларга карата өстәмә игътибарлылык кирәк,- диде мэр.

Татарстан башкаласына күченеп килергә мәҗбүр булганнар белән беренче поезд 1 апрельдә килеп төшкән иде. Алар, ягъни 502 кеше, Казандагы һәм Чаллыдагы вакытлы пунктларга урнаштырылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading