16+

Татарстанга тиңнәр юк

Татарстан Россиядә эчке төбәк продукт буенча алтынчы, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча дүртенче урынны били. Идел буе федераль округында исә безнең республикага тиңнәр юк.

Татарстанга тиңнәр юк

Татарстан Россиядә эчке төбәк продукт буенча алтынчы, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча дүртенче урынны били. Идел буе федераль округында исә безнең республикага тиңнәр юк.

Татарстанда инвесторлар һәм эшмәкәрләр өчен шартлар тудырылып тора. Мисал өчен, Алабуганы гына алыйк. Бу моношәһәрдә ел саен яңа объектлар, яңа оешмалар ачыла. Мисал өчен 26 августта X5 Retail Group өчен күпләп сату-бүлеп тарату үзәге ачылачак. Проектка җәлеп ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме 980 млн сум тәшкил иткән һәм биредә 270 кешегә эш урыны булдырылган.

Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп узганча, логистик үзәк эшмәкәрләргә күпләп товар сатып алуда һәм Татарстан территориясендә җитештерелә торган товарларны урнаштыруда ярдәм итәчәк.

Сүз уңаеннан, 24 августта “Яшел Үзән” сәнәгать мәйданчыгында Wildberries компаниясенең логистик үзәгенең I чиратын ачу, һәм 3 кварталда — OZON компанияләр төркеме өчен күпләп сату-бүлеп тарату үзәгенең I чиратын ачу планлаштырыла. Проектлар тулысынча гамәлгә ашырылган очракта, республика икътисадына 7,7 млрд сумнан артык инвестиция җәлеп ителәчәк. Шулай ук 6 мең яңа эш урыны булыр дип көтелә.

Хәзерге вакытта республикада 150 мең кече һәм урта эшмәкәр теркәлүе мәгълүм. Аларда 530 меңнән артык кеше хезмәт куя. Үзмәшгульләрне дә кушканда, бу сан 604 меңнән дә артып китә. Идел буе Федераль округында, эшмәкәрләр саны буенча Татарстан беренче урынны били, ди Мидхәт әфәнде.

Министр сүзләренчә, пандемия нәтиҗәсендә зыян күргән эшмәкәрләрне хакимият язмыш кочагына ташламаган. Аларга ярдәм итәр өчен казнадан 1,7 млрд сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Кредитлар һәм субсидияләргә ташламалар каралган.

Үзмәшгульләргә килгәндә, аларның саны республикада 75 меңнән артып киткән. Пандемиядән зыян күргән әлеге төр эшмәкәрләргә 140 млн сум күләмендәге салымнар кире кайтарылган.

Коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле, эшмәкәрләр өчен республикада “кайнар линия” булдырылган иде. Ул 25 марттан алып эшли башлады. 8 (843) 203-29-08 телефон номерына шалтыратып, рус, татар яисә инглиз телләрендә гозерне җиткерергә мөмкин. Шул вакыт эчендә республика эшмәкәрләреннән “кайнар линия”гә 13 меңләп мөрәҗәгать кабул ителгән. 

Лилия Локманова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading