Үзизоляция булуга карамастан, Татарстанда ун меңләп сабый балалар бакчасына йөри. Шулай ук азкомплектлы мәктәпләр дә эшли башлаган.
Бу хакта Андрей Кузьминга биргән әңгәмәсендә Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр иткән. Аның сүзләренә караганда, 700дән артык балалар бакчаларында дежур төркемнәр эшләвен дәвам итә. Әлеге саннар көн саен диярлек арта икән, чөнки эшләргә рөхсәт биргән кешеләр саны да арта бара, димәк, балаларын да каядыр куярга кирәк. "Кешеләр сабыйларын балалар бакчасына алып килә", дигән ул.
Р.Борһанов шулай ук кайбер районнарда азкомплектлы мәктәпләр дә эшли башлавын искәрткән. Мисал итеп ул Спас районында ачылган мәктәпне китерә. Әлбәттә, балалар бакчаларында да, мәктәпләрдә дә Роспотребнадзор таләпләре үтәлергә тиеш. "Мәктәпләрдә без балаларны сыйныфта 2-3әр итеп утыртабыз. Роспотребнадзор таләпләрен истә тотып, аларны парта аша утыртабыз, икешәр сменада укытабыз. Мәктәп ачу турындагы карарны белем бирү учреждениесе һәм гамәлгә куючы - муниципалитет кабул итә", ди Рафис Борһанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар