16+

«Татмедиа» АҖ делегациясе Кырымда «Ак Барс» балалар шифаханәсе төзелешен карады

"Татмедиа" медиахолдингы делегациясе Кырымның Форостагы матур ярында - Ялта янындагы уникаль ландшафт паркында "Ак Барс" балалар-яшьләр сәламәтләндерү комплексы төзелешенең барышы белән танышты.

«Татмедиа» АҖ делегациясе Кырымда «Ак Барс» балалар шифаханәсе төзелешен карады

"Татмедиа" медиахолдингы делегациясе Кырымның Форостагы матур ярында - Ялта янындагы уникаль ландшафт паркында "Ак Барс" балалар-яшьләр сәламәтләндерү комплексы төзелешенең барышы белән танышты.

Сәламәтләндерү комплексы беренче балаларны быел ук ял итәргә кабул итәр дип планлаштырыла.

"Төзелешнең беренче чиратын агымдагы ел ахырына кадәр, икенчесен 2022 елның июненә тапшыру планлаштырыла. Беренче чират кысаларында күп функцияле спорт комплексы, клуб, ашханә, балалар өчен йокы корпусы төзелгән. Шулай ук якын-тирәдәге территорияләр дә төзекләндерелә. Икенче чират кысаларында бассейн һәм тагын бер йокы корпусы төзеләчәк ", - дип сөйләде төзүче "Татинвестгражданпроект" ДУПның  вәкиле Кира Маслова.
Балалар комплексы төзелеше 2021 ел башында башланды. Элек биредә ташландык биналар һәм корылмалар булган, хәзер исә парк төзелеше аркасында заманча төс алган. Гомуми мәйданы 7,2 гектар булган комплекс парк территориясендә урнашачак, ул 70 гектар мәйданны били.

Хәзер төзелә торган объект урынында балалар сәламәтләндерү лагере булган инде. Әмма аның инфраструктурасы яраксыз хәлгә килде. Корпус иске, җимерелгән биналар урынында төзелә. Хәзер монда заманча комплекс булачак, анда балалар белән очрашуга танылган остазлар чакырылачак. 

Биредә Татарстаннан да, Россиянең башка төбәкләреннән дә балалар ял итә алачак. "Бүгенге көндә сменалар концепциясе эшләнә. Үзәктә профильле сменалар оештырылачак дип көтелә. Төрле сменаларга монда яшь спортчылар, мәдәният вәкилләре, шулай ук фән өлкәсендә эшләүче балалар һәм башкалар керә алачак.Техник режимда беренче сменаны быел күрергә ниятлибез», - дип ачыклык кертте төзүче вәкиле.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading