16+

«Татмедиа»да иң яхшы почта бүлекләрен һәм почтальоннарны бүләкләделәр

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте һәм «Татарстан почтасы» хат ташучылар һәм почта бүлекләре арасында үткәрелгән конкурска нәтиҗәләр ясады.

«Татмедиа»да иң яхшы почта бүлекләрен һәм почтальоннарны бүләкләделәр

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте һәм «Татарстан почтасы» хат ташучылар һәм почта бүлекләре арасында үткәрелгән конкурска нәтиҗәләр ясады.

Быелның икенче яртыеллыгына абунә нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечкә ия булучыларга акчалата бүләкләр тапшырылды.
Медиакомпаниянең бас­ма массакүләм мәгълүмат чаралары буенча генераль директоры урынбасары Әлфия Әдиятова сәламләү чыгышында укучыларга бас­маларны таратучы, журналистлар хезмәтен җиткерүче хат ташучыларга рәхмәтен җиткерде. «Бу бик катлаулы хезмәт, безнең басмаларны көтеп торучы кешеләр өчен аның никадәр әһәмиятле булуын аңлыйбыз. Хезмәтегезгә олы ихтирам белән карыйбыз һәм киләчәктә дә язылучыларыбызга басмаларыбыз турында кызыктыргыч итеп сөйләрсез, шул рәвешле газета-журналларыбызга ярдәм итәрсез дип ышанам», – диде ул.   
«Татарстан почтасы» директоры урынбасары Светлана Гришина сүзләренчә, Татарстан Россиядә иң күп ­укучы регион булып кала бирә. «Минем уйлавымча, бу бары тик шундый партнерларыбыз булганга күрә. Күп­ләгән мәгълүмат һәм бас­малар арасында бары тик «Татмедиа»­ныкылар гына өйләргә яктылык һәм мәрхәмәтлелек, һәрчак актуаль, файдалы мәгълүмат илтә», – дип белдерде ул үзенең чыгышында.
2013 елдан башлап уздырылып килә торган әлеге конкурста быел 27 хат ташучы һәм 26 бүлекчә катнашкан. Авыл хат ташучылары арасында җиңүче дип Мөслим почта бүлекчәсеннән Гөлнара Маннанова һәм Лариса Нуриева, Балык Бистәсеннән Мәрзыя Хәтимова табылган. Азнакайдан Вероника Злобина – кече шәһәрләр, Чистайдан Сәрия Әхмәрова шәһәр хат ташучылары арасында иң яхшысы.
Иң яхшы почта бү­лек­чәләре дип Урманай (Азнакай районы), Иске Салавыч (Балтач районы), Дүсмәт (Мамадыш районы), Олы Кайбыч (Кайбыч районы) һәм Шуганка (Мөслим районы) почта бүлекләре иң яхшылары дип табылган. «Журналлар буенча иң яхшы тираж» номинациясендә Арча районының Ашытбаш һәм Мөндеш бүлекләре бүләккә ия булды. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading