Шәһри Казан

Тавыкларның була төрлесе

Бер тавыгым биш чеби чыгарган. Барысы да сап-сарылар, тик берсе чуар. Гаҗәп тә түгел инде, тавыгым үзе чуар. Тик ни хикмәт, нәкъ менә башка төстә булганы өчен, шул чебине үз итмәде бит. Чукый, яратмый. Инде кеше: «Одеколон сибеп кара әле чебиләреңә», – дигәч, алай да эшләп карадым. Имеш, барысыннан да бертөрле ис килгәч, бәлки тавык үз итәр. Юк, нишләтсәң дә, булмады инде. Мескен чуар чебине аерып алып куйдым.

Реклама

Бер елны хәтерлим, апаем үзенең нәни чебиләрен миңа кайтарган иде. Тавык ияртмәде, ди. Минем дә тавык чебиләр баскан ул елны. Инде бу кунакка кайткан «ятимәләрне» нишләтергә дип уйладым да үземнең чебиләргә кушып карадым. Алланың рәхмәте, тавык барысын да ияртте. Яңгырлар вакытында, суыкларда барысын да үз канаты астына җыя иде. Берсен дә чит күрмәде. Кешеләр арасында да төрлесе бар бит, кемдер үз баласын да аера, икенче берәү ятимнәр йортыннан бала алып тәрбияли. Тавыклар да шундый булгач, аптырыйсы да юк.

Зәйнәп Газизова, Кама Тамагы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: