Кайчагында бу тавыш шулкадәр урынсыз сыман тоела. Бик ешаеп китсә: «Тапкансың вакыт... Соң иртәрәк чыгарга булмый идемени?!. Эй-й-й...» – дип сыкранып аласың. Бигрәк вакытсыз кебек тоела шул аның тавышы...
Әйтик, менә баз казыйсың. Кар базы. Хәзер бит бәрәңгесе дә нәзберек аның, үзен саклар өчен, махсус шартлар таләп итә. Шул шартларны тудырмасаң, бозыла башлый. Менә без яшьләрне сүккән булабыз: «Йомшак алар, бар нәрсәгә җитәкләп алып барырга кирәк, үзләре белеп бер нәрсә эшли алмыйлар, – дигән булабыз. – Һәрвакыт карап, күзәтеп, юл күрсәтеп торырга кирәк, югыйсә, бозылалар...» Соң шулай булмыйча... Бәрәңгесенә кадәр шулай булгач, бу заманнан нәрсә көтәсең инде?!. Вәт... Шул кар базының төбен тигезләргә дип төшеп кенә җитәсең, аның тавышы ишетелә. Исемеңне әйтеп чакыра... Һәм өстәп куя:
– Кер әле.
Ишетмәгәнгә салышып, бер-ике хәрәкәт ясыйсың... Шулай итмәсәң, төшүең әрәмгә киткән кебек була. Ләкин күңел түзми. Тавыш башкача ишетелмәсә дә, сине үзенә чакыра. Күңел тынычлыгын ала. Теге баз төбеннән үрмәләп чыгасың да аның янына барасың.
– Нәрсә булды?
Берни дә булмаган.
– Телефоның шалтырый.
– Шул гынамы?
– Мөһим эш буенча түгелме, дидем.
Телефоныңны карыйсың. Юк, әллә ни мөһим нәрсә түгел. Хәзерге дөнья телефоннары сиңа кирәк булган өчен шалтырамый, алар син кирәк булган өчен шалтырый. «Мә!» – дип әйтмиләр, «Бир!» – дип әйтәләр. Телефон тавышы ишеткән саен: «Тагын кемгә нәрсә кирәк икән?!» – дип уйлап куясың.
Ә ул сиңа файдасы тигән кеше кебек карап тора. Син елмаеп рәхмәт әйтәсең дә, кабат борчымасын инде дип, телефоныңны тавышсызга куясың. Һәм кабат базыңа төшеп китәсең. «Тагын берәр нәрсә ишетелмәсме?» – дип бераз колак салып торасың да эшкә керешәсең. Беркадәр маташуга, теге тавыш кабат ишетелә. Исемеңне әйтеп чакыра.
– Кил әле.
Эшең белән мавыгып, тиз генә ишетмисең. Соңыннан теге тавыш барыбер куып тота. Башкача кабатланмаса да кайтавазымы, нәрсәседер аңыңда яңгырап китә. Син башлаганыңны төгәлләп куясың да тагын җир өстенә сикереп чыгасың...
Бу юлы да мөһим эш буенча түгел. Ниндидер вак-төяк инде шунда. Әйтик, ул керләрен чайкаткан да сине чакыра:
– Шушы суны гына түгеп кил әле...
Җир кителмәгән, сугыш чыкмаган. Бары тик керле су түгәргә яки чистасын каядыр күчереп куярга кирәк. Синең өчен мөһим түгел бу. Ә аның өчен... Ул эш эшли. Шул эшен җиренә җиткерү өчен, синнән ярдәм сорый. Әлбәттә, кыл да кыймылдатмый гына утырса да берни булмас иде. Беркем бер сүз әйтмәс, бер киеме дә юылмыйча калмас... Тик аңа үзе юу мөһим. Шулай итеп, син аның өчен мөһим булган эшнең бер өлешенә әйләнәсең.
Түгеп керәсең инде суын. Түкмичә кая барасың, үзенең кулыннан килми ич. Кайчагында эчтән генә сүгенеп тә аласың... Тапкан вакыт! Кем кушкан инде сиңа?! Үз кадереңне белеп, тик кенә утырсаң да ярый бит инде... Эшем иясе, яп-яланаяк!..
Чиләген кертеп куйгач:
– Тагын берәр нәрсә кирәкмиме? – дип сорыйсың да үз эшеңә чыгып китәсең...
Бу һәрвакыт шулай кабатлана. Түбә япканда да... Койма тотканда да... Башка эшләрдә дә... Беркадәр селкенү белән, таныш тавыш ишетелә. Тавыш сине чакырып ала. Син, сабыр гына сыкранып, аның янына атлыйсың. Ул кушканны үтәп киләсең. Кайчагында бик еш кабатлана. Кайчагында сирәк. Тавыш бераз ишетелми торса, үзең борчылырга тотынасың. Янына барып, хәлен белеп килмичә җаның тынычланмый. Чөнки Ул үзе бик өлкән яшьтә. Тавышы да. Өлкән булса да, ул тавыш синең белән идарә итә. Биетә генә. Син биисең ул тавышка. Бәлки, моңгадыр. Чөнки ул – әнкәң тавышы.
Кайчагында бик урынсыз... бик вакытсыз булып тоела. Тик син аңлыйсың... Әнкәйләр тавышы беркайчан да вакытсыз да, урынсыз да була алмый. Шул тавышны тагы бер ишетергә тилмереп яшисе көннәрең дә бар бит әле…
Анна Арахамия фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар