Шәһри Казан

Тәбрис Яруллин: «Мин татарча сөйләшәм» – заманча, яшьләр символы»

Бүген татар яшьләре урамга чыга! Бүген бар җирдә заманча татарча музыка яңгыраячак, татар телендә флешмоблар уздырылачак.

Ел саен үткәрелә торган «Мин татарча сөйләшәм» акциясе быел нәрсә белән истә калачак, аның әһәмияте нидә, җырлап-биеп кенә телне сак­лап калып буламы? Бу һәм башка сорауларга әлеге хәрәкәтнең активисты – Татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин ачыклык кертте.

– Быел «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең нинди үзенчәлекләре булачак?
– Быел мәктәпләр арасында татарча википедия бәйгесен үткәрдек. Википедия ул – глобаль тема. Интернетта ниндидер әйбер эзлисең икән, гел беренче булып Википедия чыга бит. Казанны алу тарихы, татар шәхесләре, тарихи һәм табигый һәйкәлләр турында материаллар татар телендә булмаган икән. Ирекле авторлар 119 мәкалә язды. Аларга 25 мең сум акча бирәчәкбез. Мәктәп­ләр 500дән артык мәкалә әзерләде. Аларга унар мең сум бирәчәкбез. Бу эшне дәвам итәсебез килә. Хәзер мәктәпләрдә татар теле кимеде, бу бераз шуны компенсация­ләү була инде. Балалар татар теле дәресендә исем, фигыльләрне генә өйрәнергә тиеш түгел. Әлеге бәйге, бер яктан, телне шомартырга, икенче яктан, интернетта безгә татар телендә мәгълүмат булдырырга ярдәм итә.

– Мәктәпләрдә татар теле кыс­картылган заманда, бу чараның кирәге калдымы икән инде, диючеләр дә бар...
– Бардыр инде андый фикер йөртүчеләр... Ләкин кайчандыр «Мин татарча сөйләшәм» акциясе барлыкка килмәсә, бүген тел активистлары да булмас иде. «Тел активизмы» Европа илләрендә дә бик актуаль бүген. Телне саклап калу өчен тырышучылар хәрәкәте бу. Без антирейтинглар да төзибез, ел дәвамында икетеллелек сакланмаган өлкәләрне күрсәтеп, дәүләткә хатлар да язабыз, шәһәрләр буенча элмә такталарны да тикшереп йөрибез. «Мин татарча сөйләшәм» булмаса, кем бу эшне башкарыр иде. Кем рус ата-аналарына мөрәҗәгатьләр кабул итте, кем Дәүләт Советы каршында әлифбалар таратты, кем имзалар җыйды? Моны бит күп очракта безнең активистлар башкарып чыкты. Проблеманың иң хәтәр чагында без телне якладык. Иҗтимагый хәрәкәт буларак нәрсә эшли алдык – барысын да эшләдек. Үзебезнең гражданлык позициябезне якладык. Акция булмаса, кешеләрне шулай җыю кыенрак булыр иде. «Татар теле дигәч, күз алдыңа нәрсә килә?» – дип сорагач, кайбер кеше: «Әби-бабай, Сабантуй, Тукай», – диләр. Болар барысы да үткән заман символлары бит. Димәк, акрынлап татар теле дә үткән заманга әйләнеп бара. Ә «Мин татарча сөйләшәм» ул инде заманча, яшьләр символы. Аның билгесе дә «Ә» хәрефе төшерелгән смайлик. Без татар телен гадәти заманча тормыш белән бәйләгән кешеләр. Без күп һәм көчле, безнең фикер үтә.

Без алтын урталыкны таба алдык. Кешенең милләтенә, яшенә карамыйча эш итәбез. Федераль дәрәҗәдә татар телен сакламыйлар. Инде без дә, Татарстан да якламаса, аны кем сак­ласын?! Безнең белән бергә рус милләте кешеләре дә эшли. Башка милләтләр белән дә бик актив хезмәттәшлек итәбез әле. Безнең ярдәм белән, «Мин сахача сөйләшәм», «Мин марича сөйләшәм» акцияләре уздырыла хәзер.

Реклама

– Милләтләрнең үз йөзен булдыру ил җитәкчеләренә кулай түгел кебек, һәр милләтнең көен көйләргә туры килә алайса.
– Этнология белән шөгыльләнүче В.А.Тишков институты АКШ ­сис­темасы буенча сәясәт алып бара. Алар сүзләренчә, Россиядә яшәүче барлык кешеләр дә россиян булыр­га тиеш. Аларча, беренче чиратта гражданлык үзаңы, аннан соң гына милли үзаң булырга тиеш. Минемчә, ­Россия Европача үсәргә тиеш. Бездәге халык­лар барыбер үз милләтен, динен беренче планга чыгара. Безгә үз милләтебезне саклап калыр­га бер каршылык та юк бит. Мәскәү сәясәтен алып барабыз. Нәрсә генә уйлап тапмасыннар, бөтен әйберне беренче булып Татарстанда эшләп карыйлар. Без илнең һәр яңалыгын отып алып, аны тормышка ашырырга ярдәм итәбез. Димәк, милли сәясәт тә бер яклы гына булырга тиеш түгел. Татарстан һәм татарларның фикерен дә хөрмәт итәргә тиешләр.

– Сез инде ничә еллар икетеллелекне сакламаган оешмаларга «Антипремия» тапшырасыз, хаталарын төзәттерәсез, ләкин аларны һаман чүпләп бетереп булмый. Синеңчә, бу нилектән килеп чыга?
– Безнең дәүләт канунын инкарь итү дигән сүз бу. Ярый әле әлеге иҗтимагый эшне алып барганбыз, чөнки хәзер бу эшкә дәүләт алынды. Тиздән WorldSkills чемпионаты җитә. Шул уңайдан аэропорт кырыен­дагы тизйөрешле поезд – аэроэкспресс вокзалын тикшереп чыктык. Ләкин анда бер генә дә татарча язу тапмадык. Татарча язулар кую безнең телне күрсәтү мөмкинлеге бит. Килгән кунак­лар җирле үзенчәлекләргә игътибар итәчәк. Яңа төзелгән Казан-Экспода да бер дә татарча язу юк. Илһам Шакиров залы ачалар. Моны күргәч, «Ә нишләп татар телендә бер язу да юк?» – дим. Шунда мине: «Хәзер француз килер дә французча язу сорар», – дип шаккатырдылар. «Добро пожаловать», «Welcome» дигән язу бар, ә «Рәхим итегез!» дигән сүзләргә урын тапмаганнар! Бу минем башыма сыймый торган хәл. Менә шуларны төртеп күрсәтү өчен безнең кебек кешеләр кирәк тә инде. Халыкара чара уза икән, алар Татарстан кануннарын да кабул итәргә тиеш. Бу – бөтен ­дөньяда барган нормаль күренеш.

– Күп кеше «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә барган концертны аңлап бетерми. Ни өчен танылган артистларны да сәхнәгә чыгармыйсыз?
– Минемчә, татар эстрадасына – ул сәхнә, ә безгә татар эстрадасы кирәк түгел. Татарларда бер эстрада гына булырга тиеш түгел инде. Аның рэпы да, андеграунды да булырга тиеш. Эстрада үзен ашата торган индустрия. Аның үз мәйданы бар. Без шул рәвешле альтернатив иҗатка мөмкинлек бирәбез.

– Кайбер кеше: «Балам татарча «кухня дәрәҗәсендә» сөйләшә ала икән, татар телендә белем алу, аны тирәнтен өйрәнүне кирәксенмим», – ди. Син моңа ничек карыйсың?
– Бардыр инде ул үсәсе килмәгән кешеләр. Минем әни гомер буе татар телендә математика фәнен укытты. Ләкин бер генә кеше дә, ул татарча укыта, дип, аннан баш тартмады. Киресенчә, БДИга әзерләнер өчен, аңа чират торалар иде. Үз балаларыма килгәндә, без ике телдә дә сөйләшәбез. Ләкин аларга, син рус телен сайлыйсыңмы яисә татар теленме, дигән сайлау мөмкинлеге бирмибез. Без аларга кечкенәдән берничә тел бирергә тырышабыз һәм ул телләрне төрле өлкәләрдә кулланабыз. Кытай телен җиңелчә җыр-бию аша өйрәнә. Балалар бакчасында тәрбиячесе белән инглизчә аралаша. Гаиләдә, театрда, дуслар белән татарча сөйләшәбез.

Фото: Татар-информ

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: