16+

Әтәч белән дөгеле туйда табынга 23 төрле салат куела?!

Кореялылардагы туй йолалары турында безгә Корея милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рудольф Ким сөйләде.

Әтәч белән дөгеле туйда табынга 23 төрле салат куела?!

Кореялылардагы туй йолалары турында безгә Корея милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рудольф Ким сөйләде.

Аларда ярәшү хонсе мар дип атала, аңардан соң егет белән кыз кияү һәм кәләш булып санала. Зур туй алдыннан, кәләшнең соравы буенча, кечкенә туй, ягъни ченчи уздырыла. Ченчидан соң яшьләргә ир белән хатын итеп карыйлар.

Кызны сорарга так сандагы кунаклар килә. Мондый кунак итеп фәкать нәселдә абруе булган кешеләр генә сайлана. Егетнең әнисе бармый, ул өйдә кала. Кунаклар үзләре белән күчтәнәчкә коньяк, пешкән тавык, салат һәм баллы ризыклар ала. Әти-әниләре кызны бирергә риза булсалар, туй көнен билгелиләр. Кызның теләге белән, башта кечкенә туй үткәрәләр.

Туйда өстәл ризыклар белән тулып торырга тиеш. Кайберәүләрнең табынында салатларның төре 23кә дә җитәргә мөмкин. Авыз итеп карарга өлгермәгән сыйны өйгә биреп җибәрү гадәте дә бар аларда. Өстәлдәге ризыклар белән эскәтер күренеп тормаса, бу табын бик бай санала. Яшьләр утырган табынга, тормышлары мул булсын дип, кунаклар өстәленә караганда ризыкны күбрәк итеп куялар. Аларның өстәленә кызыл борыч капкан пешкән әтәч тә куялар. Әтәч аларга – мәхәббәт һәм күп бала алып кайтуларын, ә кызыл борыч сәламәтлек, байлык, бәхет тели. Әтәч томшыгындагы борыч ялгыш төшеп китсә, бу начар билге буларак кабул ителә. Имештер, яшьләрнең тормышында авырлыклар булачак. Шуңа да борычны бәйләп тә куярга мөмкиннәр.

Туй ахырында яшьләр кәләшнең әти-әниләре белән ялгызлары гына калып саубуллаша. Ул арада аның бирнәләрен дә чыгаралар. Моны фәкать ярәшергә барганда сайлап алынган кешеләр генә алып чыга ала. Бирнәне идәнгә яки җиргә куярга ярамый, ул начар билге санала. Әтәчне туйдан соң кәләшнең өенә биреп җибәрәләр.

Бирнәне кияү өенә алып кайткач, иң беренче итеп кәләш алып килгән көзгене чыгаралар һәм аны булачак каенанага бирәләр. Көзге кореялыларда кәләшнең сафлык билгесе булып тора.
Кияү өенә кайтып җиткәч, кыз машинадан төшми тора, кияүнең туганнары капчык белән дөге алып килеп, аны юлга түшиләр. Кыз шул дөге салынган туры юлдан үтәргә тиеш. Дөге исә байлык һәм муллык символы булып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X