16+

“Театраль Идел буе” фестивале җиңүчесен ачыкларга ярдәм ит!

Россия Президенты указы буенча 2019 ел Театр елы дип игълан ителгән иде. Шушы форсаттан Россиянең төрле төбәкләрендә яңа проектлар һәм фестивальләргә нигез салынды.

“Театраль Идел буе” фестивале җиңүчесен ачыкларга ярдәм ит!

Россия Президенты указы буенча 2019 ел Театр елы дип игълан ителгән иде. Шушы форсаттан Россиянең төрле төбәкләрендә яңа проектлар һәм фестивальләргә нигез салынды.

Бу елның мартында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров “Театраль Идел буе” проектына старт биргән иде. Март аеннан алып көзгә кадәр Идел буе төбәкләренең труппалары төрле спектакльләр тәкъдим итте. Әлеге вакыт эчендә фестивальдә барлыгы 483 театр труппасы һәм 7 мең актер катнашып өлгерде. Шулай ук октябрьдә төбәкләрдә узган телетрансляция вакытында 28 спектакльне 114 меңнән артык кеше караганлыгы да ачыкланды.

Шуны искәртеп китәргә кирәк: әлеге фестивальнең төп максаты итеп яшьләрне театр мохитенә җәлеп итү һәм гуманистик, патриотик кыйммәтләрен үстерү тора. Шуңа күрә катнашучылар да мәктәп укучылары һәм студентлар.

Татарстаннан исә фестивальнең финалына ике спектакль чыкты. Яр Чаллының 61нче гимназиясеннән “РИФ” театр студиясе тәкъдим иткән “Жил-был пес” һәм  Сөмбел Гафарованың драмасы буенча куелган “Парковка” пьесалары.

- Ни өчен “Парковка” белән катнашырга уйладык дигәндә, шушы драма бик кискен һәм үткен сюжетлы булып тоелды. Сәхнәләштергәндә дә кат-кат уйлап эшләдек. Гомумән, пьеса Коръәнгә нигезләнеп язылганга күрә, әлеге изге китапаны үзебез дә кат-кат өйрәнеп чыктык. Хәтта аңламаучанлыклар килеп чыкмас өчен хәзрәтләргә дә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Актерлар составы студентлардан торгач, эшләү дә алай авыр булмады. Барысы да кызыксынып эшләде. Үзләре дә кәнәгать калды. Актер кәнәгать булгач, тамашачыга да ошый инде ул. Шәхсән үзем дә бик шат. Безнең өчен бу спектакль җәмгыятькә таба бер адым булды. Шуңа күрә спектакль төрле фикерләр тудырды. Теләүчеләр спектакльне хәзер дә Камал театрының кече сәхнәсенә килеп күрә ала, - дип сөйләде “Парковка”ның төп режиссеры Олег Кинзягулов.

Фестивальнең нәтиҗәләре билгеләнүгә кадәр санаулы көннәр калганда, яшь артистлары дулкынлануы билгеле. Шуңа да карамастан, театр осталыгы факультетында укыган студентлар өчен мондый зур проектта катнашу мөмкинлеге үзе зур бәхет.

– Мин башкарган Мәхди – изге җан. Шуңа күрә аңарда тотып булмый торган бер энергетика булырга тиеш иде. Һәм сәхнәгә чыккан саен шул энергетиканы үземдә  тудырырга тырыштым. Ләкин рольне башкару авыр бирелде дип әйтә алмыйм. Безгә студентлар буларак, сәхнәгә чыгу, үзең һәм тамашачы арасындагы араны тою – зур тәҗрибә, - дип бүлеште “Парковка”да төп рольләрнең берсен башкарган Нуртдинов Зөфәр.

– Фестивальнең нәтиҗәләрен бик көтәбез. 29 көнне Казан Мәдәният инстиутының концертлар залында театр өлкәсенә караган мастер-класслар, лекцияләр узачак. Шулай ук катнашкан спектакльләрдән өзекләрдә куеп кителәчәк.  Финалга узган спектакльләребез өчен җан атып торабыз һәм җиңүләренә ышанып калабыз, - дип бүлеште Татарстан Республикасы Мәдәният министрының урынбасары Дамир Данил улы Натфуллин.

Фестивальнең финалы 29 һәм 30 ноябрьдә узачак. Теләгән һәркем иң яхшы спектакль өчен бер тәүлек дәвамында, ягъни 29 ноябрьнең 13.00 сәгатьтән икенче көннең 13.00 сәгатенә кадәр 8(800)350-35-43 түләүсез номеры буенча тавыш бирә алачак. Һәр катнашучы билгеле бер номер астында теркәлгән, шуңа күрә үз төбәгегезнең финалистлары өчен тавыш бирергә ярамый. Нәтиҗәләр 30 ноябрь көнне 13.00 сәгатьтән соң театральноеприволжье.рф сайтында онлайн режимда билгеле булачак.

Һәрбер категориядә беренче урын алучы спектакльгә 200 мең сум, икенче урынга – 140 мең сум, ә өченчегә 100 мең сум биреләчәк. Шулай ук “иң яхшы” дип саналган режиссер һәм актерларга да бүләкләр каралган.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading