16+

"Театрыбызның җаны иде": Нәҗибә Ихсанованы соңгы юлга озаттылар

Татар дөньясы тагын бер легендасы, кабатланмас олы шәхесе белән хушлашты. Озак вакыт урын өстендә ятканнан соң, 13 март көнне Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты, сөекле артисткабыз Нәҗибә Ихсанова вафат булды. 

"Театрыбызның җаны иде": Нәҗибә Ихсанованы соңгы юлга озаттылар

Татар дөньясы тагын бер легендасы, кабатланмас олы шәхесе белән хушлашты. Озак вакыт урын өстендә ятканнан соң, 13 март көнне Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты, сөекле артисткабыз Нәҗибә Ихсанова вафат булды. 

Нәҗибә Ихсанова гомеренең 60 елын театр сәхнәсендә үткәрде. “Ул - халкыбызның ихлас мәхәббәтен яулаган артистка. Нәҗибә апа тудырган кабатланмас образлар белән берничә буын татар тамашачысы тәрбияләнде, рухи яктан үзен камилләштерде. Аның иҗат репертуарында татар, рус, чит ил авторлары әсәрләрендә уйналган 100дән артык образ бар”, - диде Г.Камал театры каршында узган хушлашу чарасында ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова.

Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның телеграммасын ирештерде: “Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының халык артисты Нәҗибә Гыймай кызы Ихсанованың вафат булу хәбәре авыр кайгы алып килде. Танылган артистыбызның иҗатын сөюче күпсанлы ватандашларыбызга кушылып, мин Нәҗибә ханымның якыннарының, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективының тирән кайгысын уртаклашам. Нәҗибә ханым тормышта да, иҗатында да игелекле, кабатланмас үз юлы белән барды. Ул заман сулышын, чорыбызның катлаулы һәм күпкырлы проблемаларын сизгер тоеп, һәр ролен йөрәге аша уздырып башкарды. Бөек татар драматургы Туфан ага Миңнуллин өчен җылы гаилә учагы булдырып, аның белән иңне-иңгә куеп, шатлыкларын да, борчуларын да бергә күтәргән кеше ул. Нәҗибә Гыймаевна искиткеч талантлы, халкыбызның милли театр сәнгатен үстерүгә гаять зур өлеш керткән шәхес буларак күңелләребездә мәңге сакланыр”.

Нәҗибә Ихсанова ике елдан артык урын өстендә ятты. Ул бердәнбер кызы Әлфия Миңнуллина тәрбиясендә яшәде. Без моннан өч элек Әлфия ханымның юбилеена баргач күрештек. Ул вакытта Нәҗибә апа аяк өстендә иде, рәхәтләнеп сөйләштек, хәтирәләрне барладык. Туфан абый турында сөйләп туя алмады, аны сагынып яшәвен әйтте. Ә ике ел элек апрель аенда Нагорный бистәсендәге йортларына барганда, ул инде урын өстендә иде. Танымаса да, сер бирмәде. Хәле начар булса да, зарланмады. Елмаерга тырышты. Соңгы күрешүебез шунда булган икән...

Нәҗибә апаның оныклары гаиләләре белән Германиядә яши. Оныгы Диләрә мәрхүмәне соңгы юлга озатырга Германиядән кайтып җитте. Юлында һава шартлары һәм башкалар белән бәйле төрле каршылыклар очраган, ләкин кадерле дәү әнисен озатырга өлгерде ул. “Аллаһка шөкер, өлгердем. Хәле авыр булгач, үлеменә әзер идек. Тик барыбер бик авыр”, - диде яшь аралаш Диләрә.

Әлфия ханым сөйләвенчә, 12 март көнне Нәҗибә апаның кинәт хәле начарланган. “Ашыгыч” ярдәм белән аны хастаханәгә алып барганнар. Хәле бик авыр булу сәбәпле, Нәҗибә апаны реанимациягә салганнар. Артистка шунда җан биргән...

“Әни - кайчандыр Казанга яланаяк килеп кергән татар кызы. Менә бүген яланаяк әби булып җир куенына ятарга әзерләнә. Мин шушы минутта аның гел әйтеп килгән сүзләрен искә төшерәсем килә. Ул: “Безнең тамашачыдан да яхшырак тамашачы дөньяда юк. Аларның һәрберсен кочаклап сөяргә кирәк”, - дия иде. Рәхмәт сезгә, әнинең тамашачылары, шушылай җыелып килгәнегез өчен! Әнинең бик еш әйтә торган тагын бер сүзе: “Халкым яшәсен, нәселебез кормасын”, - дия иде. Яшәсен халкыбыз!” - дип сөйләде күз яшьләре аша Әлфия Туфан кызы Миңнуллина.

Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева: “Нәҗибә минем өчен барысыннан да иң якын кеше иде. Ул – сердәшчем булды, миңа яшәргә көч бирде. Аның рухы бик көчле иде. Без шактый гомер бергә бер бүлмәдә грим салдык. Бер-беребездән көч алып, серләшеп яшәдек. Нәҗибә тормышта да, сәхнәдә дә минем өчен үрнәк иде. Сәхнәдә аның кебек уйнаучы артистлар юктыр дип уйлыйм. Анда халыкчанлык һәм шул ук вакытта миллилек бик көчле иде. Мин аңа гел сокландым. Алар Туфан Миңнуллин белән бер-берсен тулыландырып яшәде. Кызлары Әлфия улым Фәрит белән бергә үсте. Әлфиягә, балаларына исәнлек-саулык телим. Нәҗибә – театрыбызның җаны иде. Бүген шул җанның бер өлеше киселде. Хәерлегә булсын. Нәҗибәнең рухы шат булсын”.

Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров - Нәҗибә апаның коллегасы гына түгел, авылдашы да әле. “Сабан туйларында атлар ярышка ничек әзерләнсә, Нәҗибә сәхнәгә шулай ашкынып керә иде. Ул үзенең тормышын сәхнәдән башка күз алдына китерә алмады. Хәтта иң авыр чагында аны кызы Әлфия алып килеп, киендереп, грим салып, сәхнәгә “Зәңгәр шәл” спектакленә алып чыга иде. Без шушы авыр хәлендә интегеп йөри, дип аны кызганып карап тора идек. Ә спектакль тәмамлангач, аның: “Аллаһка шөкер! Бүген сәхнәдә мин әле басып торам!” - дип сөенеп әйткән сүзләре әле дә хәтердә. Нәҗибә – бәхетле актриса булды. Аның ире, халкыбызның кадерле, бөек драматургы Туфан Миңнуллинның әсәрләре Академия театрында шундый зур уңыш белән барды. Менә шул спектакльләрдә Нәҗибә иң төп рольләрне уйнады. Спектакльләрнең зур уңыш белән баруында Нәҗибәнең хезмәте искиткеч зур булды. Ул - театр сәхнәсендә татар кызының милли образын тудыра белә торган артистка иде. Аның исеме татар театры тарихында мәңгегә калачак”.

Хушлашу чарасында Нәҗибә Ихсанованың якташлары да бар иде. “Нәҗибә апа соңгы кайтуында: “Яшьлегемә кире алып кайтыгыз әле, матур итеп атлар җигеп килегез әле”, - диде. Атлар белән районны әйләндек, Чатыр тау биеклекләренә мендек. Азнакай халкы Нәҗибә апалары, Әзһәр абыйлары белән бәхетле, рәхмәтле”, - диде Азнакай районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев.

Ихсанова Нәҗибә Гыймай кызы 1938 елның 25 гыйнварында Азнакай районы Буралы авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы (1982, 2000), Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе (1998).

Башкарган ролләре: Гандәлиф — "Көзге ачы җилләрдә" А.Гыйләҗев, Гөлчирә — "Әни килде" Ш.Хөсәенов, Мәйсәрә — "Американ" К.Тинчурин, Зифа — "Зифа" Н.Исәнбәт, Хәнифә — "Баскеболист" М.Гыйләҗев, Әүдәки – "Гөргөри кияүләре" – Туфан Миңнуллин, Миңзифа — "Кичер мине, әнкәй!" Р.Батулла, Җомабикә – "Кыю кызлар" Таҗи Гыйззәт һ.б.

25 гыйнвар көнне Нәҗибә Ихсановага 83 яшь тулды. Ул Яңа Татар зиратында Туфан Миңнуллин кабере янында җирләнде. Урыннары оҗмахта булсын...

Эльвира ШАКИРОВА
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading