16+

Теләчедән үрнәк алсыннар

25-26 октябрьдә Казанда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына көрәш буенча республика бәйгесе узды.

Теләчедән үрнәк алсыннар

25-26 октябрьдә Казанда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына көрәш буенча республика бәйгесе узды.

Командалар беренчелегендә Теләче көрәшчеләренә тиңнәр табылмады. Икенче урында – Балтач, өченче бас­кычта – Кукмара командалары.

Быелгы җиңүче команда составында, гадәттәгечә, Мари-Элдан Муса Галләмов белән Башкортстаннан Артур Зөлкәрнәев та катнашты. Безгә ышандыруларынча, әлеге ике егет шушы районга «прописка»га кертелгән. Димәк, алар киләчәктә Теләче һәм Татарстан өчен көрәшер дигән өметтә калабыз.

Теләче дигәннән, алдагы елларда Авыл хуҗалыгы министрлыгы призларына уза торган ярышка район башлыклары күпләп йөри иде. Әлеге фактор көрәшчеләргә дә уңай тәэсир итте. Башлыклары җан атып торганда, Әлмәт, Зәй, Актаныш, Биектау һәм башка командалар лидерлар рәтенә күтәрелде. Бәлки бу гадәтне район җитәкчеләренә яңартырга кирәктер? Быелгы бәйгегә килгәндә, бер генә район башлыгын күрдек без. Җиңүче булу өчен (әле бит тагын бер командалары тугызынчы урынны яулады!) Теләче башлыгы Нәҗип Хәҗиповның ике көн дәвамында көрәшчеләренә көч-дәрман биреп торуы да үз ролен уйнагандыр. Командалар беренчелегендә җиңүчеләр Кубогын мактау пьедесталында җитәкченең үзе күтәреп торуы, ни генә әйтсәгез дә, куанычлы хәл.

Балтачлыларга икенче урынга чыгарга да, бәлки, район башкарма комитеты җитәкчесе, легендар батыр Айдар Хәйретдиновның киңәшләре ярдәм иткәндер. Җитәкчелектән күп нәрсә тора шул. Әнә Лаеш районында да милли төребезне үстерүгә ныклап тотынганнар. Яңа җитәкчеләре Илдус Зариповны без Теләчедә эшләгән чагында ук көрәшебезгә битараф булмаган башлык буларак белә идек. Лаеш әлегә унынчы урынны гына яулады. Шушы урын белән котлап, Илдус әфәнде команданы Сокуры авылында каршы алып, шунда ук чәй мәҗлесе дә оештырган. Башка район җитәкчеләре дә үрнәк алырлык гамәл, безгә калса.
Район башлыкларына үзләрен күрсәтү мөмкинлеге 22-23 ноябрьдә биреләчәк. Бу көннәрдә «Ак Барс» көрәш сараенда көрәш буенча Татарстан чемпионаты узачак.

Быелгы турнирның җиңүчеләре

60 кг.га кадәр

1 урын – Раббани Нургалиев (Актаныш)
2 урын – Илдан Әхмәтханов (Балтач)
3 урын – Алмаз Хәлиуллин (Сарман)
3 урын – Зөлфәт Хәмидуллин (Зәй)

70 кг.га кадәр

1 урын – Искәндәр Мортазин (Әлмәт)
2 урын – Илфат Тимергалиев (Кукмара)
3 урын – Илнар Муллахмәтов (Балтач)
3 урын – Ислам Фәләхов (Алабуга)

80 кг.га кадәр

1 урын – Марат Кәримов (Әлмәт)
2 урын – Ренас Кәлимуллин (Теләче)
3 урын – Артур Зөлкәрнәев (Теләче)
3 урын –Ринат Мингалиев (Минзәлә)

90 кг.га кадәр

1 урын – Илнар Галимов (Алабуга)
2 урын – Руслан Зыятдинов (Питрәч)
3 урын – Нәфис Галиев (Кукмара)
3 урын  – Илсур Сафин (Лаеш)

100 кг.га кадәр

1 урын – Айдар Алтынбаев (Әлмәт)
2 урын – Наил Зәйнуллин (Лаеш)
3 урын – Ришат Гайнетдинов (Тукай)
3 урын – Булат Мусин (Яңа Чишмә)

130 кг.га кадәр

1 урын – Радик Сәлахов (Әлмәт)
2 урын – Зөлфәт Гарифуллин (Кукмара)
3 урын – Константин Морозов (Мамадыш)
3 урын –Рөстәм Сибагатуллин (Баулы)

130 кг.нан югары

1 урын – Фирдүс Зәйнуллин (Яшел Үзән)
2 урын – Руслан Бәдретдинов (Минзәлә)
3 урын – Марат Мөхәммәтҗанов (Түбән Кама)
3 урын – Илнур Зәйнуллин (Арча)

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading