16+

"Телевидение, радио ягына борылып та карамыйм, дип сүз бирдем"

Зәмирә Рәҗәпованы "неформат" дип, эшкә алмаганнар.

Зәмирә Рәҗәпованы "неформат" дип, эшкә алмаганнар.

"Мине "ЧаллыТВ" каналына эшкә алмадылар.
Студент чак, институты бетереп киләм. "Күңел" радиосы ди-джейларга кастинг игълан иткәч, киттем радиога.

Кемнәр тыңлаганын хәтерләмим, тик "тавышың калын, чиста түгел, сиплый голос ", дип борып чыгардылар. Кыскасы, тавышым ямьсез булып чыкты.

Радиода булмагач, бәлки ТВда булыр , дип бәхетемне сынап карарга булдым. Анда да, сиңа туры килердәй тапшырулар юк, "неформат", диделәр.

Булмады, бу дидем. Гарьләндем. Шуннан соң телевидение, радио ягына борылып та карамыйм, дип сүз бирдем.

Мин бит театр яратам, исем китте  үзегезгә булсын ТВгыз, дип чын күңелдән үпкәләдем.

Баксаң, миңа Аллах телевидениенең ниндиен генә әле, үзәк телеканалны, аның иң кайнап торган урынын әзерләп куйган икән.

15 елга якын "ТНВ" да узган ялкынлы вакыт. 8 ел яңалыклар редакциясендә эшләү генә ни тора! Тормыш мәктәбе ул - "Хәбәрләр"!

Туры эфирда, йөзләгән концертлар, тапшырулар, "Хәерле  иртә, Татарстан", "Мәдәният дөньясында", "Бирегез мәйдан", "Җырлыйк әле", "Җомга көн кич белән", "Ретро концерт", "Татар моңы", "Огонёк "(7 ел рәттән), "Әй, язмыш, язмыш"... Санап  бетергесез марафоннар, фестивальләр, конкурслар...

Әле дә "ЧаллыТВ"га эшкә алмаганнар!!!", - дип хатирәләре белән бүлешә Зәмирә Рәҗәпова. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллахы Тэгалэнен планнары хэрвакыт яхшырак хэркем эчен.

    Мөһим

    loading