Шәһри Казан

«Тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк»

Бергә эшли торган иптәш хатыным: «Ялга чыксам эшләмим, оныкларымны гына сөеп ятам», – ди торган иде.

Реклама

Аллаһының «Амин!» дигән чагына туры килгән, ахры, ялга чыкканының икенче көнендә Казанга бала карарга киткән иде, ничә ай инде кайта алмый. Кызы сырхаулап китте. Ике балалары бар, берсе мәктәптә укый, икенчесе балалар бакчасына йөри. Кечкенәсен алып кайтып кына китәр иде, олысын мәктәпкә йөртәсе бар. Бер кич Казанга барып йоклаган кеше түгел иде – хәзер мәҗбүр. Шуңа күрә тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк дигәннәр. Изге айларга кердек, Аллаһыдан сораганда, «Хәерлесе булсын» дияргә онытмагыз.

Асия Гафурова, Теләче районы.

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: