16+

Телме, милләтме?

Туган телнең язмышы, җәмәгатьчелекне борчыган мәсьәлә буларак, вакыт-вакыт игътибарны җәлеп итә. Шәһәр тормышында татар теленең кулланышы зур түгел. Күпмилләтле Россия шартларында руслашу күренеше дә бар. Соңгы вакытта мәктәптә татар телен укыту мәсьәләсе күтәрелде.

Телме, милләтме?

Туган телнең язмышы, җәмәгатьчелекне борчыган мәсьәлә буларак, вакыт-вакыт игътибарны җәлеп итә. Шәһәр тормышында татар теленең кулланышы зур түгел. Күпмилләтле Россия шартларында руслашу күренеше дә бар. Соңгы вакытта мәктәптә татар телен укыту мәсьәләсе күтәрелде.

Укыту – телне саклауда бер юнәлеш. Шулай да укыту гына җитми. Без укыган чорда чит ил теле итеп немец теле укытылды, ләкин ул телне беркем дә белмәде. Сәбәбе – ул телдә беркем дә аралашмады. Шәһәр шартларында яшьләр арасында татар телендә аралашу юк дәрәҗәсендә. Урамда, уку йортында алар татар телен ишетмиләр. Җитәкчеләр, оештыручылар, Президент Рөстәм Миңнехановтан үрнәк алып, ике дәүләт телен кулланып сөйләсәләр, татар теле тормышта икенче дәүләт теле булыр иде.


Тел мәсьәләсен милләттән аерып сөйләү дөрес булырмы? Милләтнең теле, дине, гореф-гадәте, мәдәнияте бар. Безнең халык – ислам дине кешесе. Ул дин безнең халыкта тугрылык, сафлык, эш сөючәнлек тәрбияләгән. Мәктәптә дин укытылса, бабалар дин буенча тәрбияләнер иде. Үзеннән-үзе чүп үләне генә үсә. Динле татар кешесе үзара русча сөйләшми, киеме дә, үз-үзен тотышы да тәртипле. Без үзебезне татар итеп тоеп, телебезне, мәдәниятебезне, динебезне саклап яшәсәк, уңышка ирешеп, башка милләтләрнең ихтирамына лаек булыр идек. Ә мәктәптә тел укыту белән бергә милли культураны өйрәнү югары сыйныфларда да булса иде.


Һәр нәрсә читтән күренә. Мин – Башкортстан татары. Мәктәптә Казанда басылган дәреслекләрдән укыдык. Казан сөйләгән радионы тыңладык. Казанда булып кайткан танышлар, анда кешеләр урамда татарча сөйләшәләр, автобуста кондуктор «аккошым» дип дәшә, диләр иде. Соңгы елларда берәү Казаннан дини китаплар кайтарып сата иде. Узган җәйдә улым янына монда күченеп килдем. Җәйне шәһәрдә яшәдем. Җомга намазына йөрергә мәчетләр ерак булды. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен күрергә бардым. Кондуктордан, урамдагы кешеләрдән сорап белә алмадым, эзләп таптым. Китап кибетләреннән дини басмалар, киосклардан татар газеталары эзләдем. Бер кибеттә, Коръән генә бар, диделәр. Киосктан «Шәһри Казан»ны таптым, башкалары – рус телендә. Әле йорт алып, авылда яшим. Тоташ өч авыл – почта, амбулатория юк. Җомгага йөрергә мәчет тә юк. Йомышка Казанга йөрибез. Башка килгән уйлар: телме, милләтме? Кемдер, мәчетләр, мәдрәсәләр эшли, китаплар басыла – дин мәсьәләсе хәл ителгән, дияр. Мәчеткә йөрүчеләр, дин укучы яшьләр күпчелек булсалар, диннең халыкка йогынтысы да көчлерәк була, әмма алар бик аз. 

Васил Хәйруллин, Биектау, Иске Бөреле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading